Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Шифалы»ны күрмәгән булсагыз

Чит илләрдә эшләнгән заманча медицина җиһазлары, Евпаториядән кайтартыла торган ләм (Сакская) һәм Ижевскидан китерелә торган табигый минераль су («Шифалы су») белән данлыклы «Шифалы»да сулыш юллары, нерв системасы, йөрәк-кан тамыры һәм, шулай ук, ашказаны-эчәк һ.б. авыруларыннан интегүчеләр үзләренә шифа таба. Ана булырга җыенучылар да, үз сәламәтлекләрен ныгыту өчен, «Шифалы»ны сайлый. Өстәвенә,...

Чит илләрдә эшләнгән заманча медицина җиһазлары, Евпаториядән кайтартыла торган ләм (Сакская) һәм Ижевскидан китерелә торган табигый минераль су («Шифалы су») белән данлыклы «Шифалы»да сулыш юллары, нерв системасы, йөрәк-кан тамыры һәм, шулай ук, ашказаны-эчәк һ.б. авыруларыннан интегүчеләр үзләренә шифа таба. Ана булырга җыенучылар да, үз сәламәтлекләрен ныгыту өчен, «Шифалы»ны сайлый. Өстәвенә, шәһәрдән читкә барып йөрисе дә юк. 120 урынга исәпләнгән «Шифалы» санаторий-профилакторие түбәнкамалылар өчен бик җайлы урында - Менделеев урамындагы урман куенында утыра.

Бигрәк ягымлы үзләре,

Балкып торадыр йөзләре.

Ак халаттан йөрүләре,

Гүя аккош йөзүләре.

«Шифалы»га бер барсаң,

Тагын барасың килер.

Исән-сау булыйм дигән,

Ялын гел шуңа көйләр.

Әле күптән түгел генә «Шифалы»да ял иткән табиб Госман Вәлиевнең рәхмәт хисләре салынган бу шигъри юллар «Шифалы» санаторий-профилакториеның баш табибы Лилия Сафиуллина кабинетындагы эшлекле әңгәмә барышында яңгырады. Тыңлаучылары да Госман әфәнде белән бергә «Чулпан-медицина»да эшләүче төрле тармак табиблары һәм, шулай ук, «Шифалы» белгечләре иде.

Бу көнне әлеге табиблар «Шифалы» санаторий-профилакториеның дәвалау-сәламәтләндерү кабинетлары, анда урын алган үтә дә заманча җиһазлар белән таныштылар. Бирегә аларны, беренче чиратта, үзләре медицина хезмәт күрсәтә торган «Татнефть-Нефтехим» җәмгыятендә эшләүчеләрнең сәламәтлекләрен саклау мәсьәләсенә кагылышлы һөнәри кызыксыну китергән. Шуңа күрә дә невролог, терапевт, лор, кардиолог, гинеколог һ.б. торган бу төркем «Шифалы»ның баш табибы Лилия Сабитовнадан савыктыруга кагылышлы һәр процедура, һәрбер алым турында җентекләп сорашты.

Бүгенге көндә беркемгә дә сер түгел, медицина хезмәте күрсәтүдә совет чоры традицияләре сакланган шифаханәләргә халык яратып йөри. Үз белгечлеге буенча 35 еллык тәҗрибәгә ия Лилия Сабитовна да шуңа басым ясап: «Узган гасырның медицина өлкәсендәге бар уңай якларын биредә тормышка ашырдык. Казаннан ял итәргә килгән кешеләр бездәгедәй ягымлы, игътибарлы шәфкать туташларының башка беркайда да юклыгын искәрттеләр», - дип әйтеп үтте.

Бу язманы укыгач, һәрберегез үзенә «Шифалы»га барырга кирәкме-юкмы икәнен аңласын өчен, әйдәгез, без дә әлеге табибларга ияреп, кабинетларга, җиһазларга күз салабыз.

Әйтик, сезне массаж кызыксындырды, ди. Әлбәттә, урамнан килеп кереп, ясагыз әле, дип әйтүгә үк, беркем дә сезгә теге яки бу массажны тәкъдим итмәс.

Иң элек, регистратура бүлмәсенә үтәсез (телефоны: 36-35-66). Ни өчен массаж ясатырга теләвегезне әйткәч, сезне киңәш-табыш өчен (рәсми телдәгечә әйтсәк, консультация) табиб янына кертәчәкләр. Һәм шуннан соң инде сез үзегез теләгәнен сайлый аласыз: умыртка баганасы өчен бик файдалы булган массаж кәнәфиенме, яки «Hadomer» вибромассажынмы, яисә башкасынмы... Әгәр дә кан тамырларының варикоз киңәюе борчый икән, «ходомер»ның ярдәме тияр.

Шулай ук, сенсор бүлмәсенә, тау һавасы суларга да бик теләп йөри икән шәһәр халкы. «Био-Нова-204» аппараты ярдәмендә тау һавасы сулау организмны ныгыта (анысы кышын-язын бигрәк тә кирәк), йөрәк, үпкә эшчәнлеген җайга сала. Салкын тиюдән интегүчеләр өчен спелеокамера эшли. Тау мәгарәсен хәтерләтүче бу бүлмәдә махсус ятаклар урнаштырылган. Әлеге табигый калий-магнийлы тозлар белән туендырылган ионлы һаваның аллергик бума ютәлдән, аллергик дерматиттан, нейродермиттан файдасы зур. Хроник арыганлыкны бетерә дип тә әйттеләр. Вакытың һәм башка мөмкинлегең булса, кемеңә дә ярап куяр иде ул спелеокамера һавасын сулау. Ә менә ярым караңгы сенсор бүлмәсенә кергәч, төсле утларга ияреп агучы салмак көйне ишетүгә, күңелне ниндидер бер рәхәтлек биләп алды, бар уй-борчулар онытылды. Хәтта, табиблар төркеменнән аерылып, шунда гына каласы килеп китте. Монысы да җанга ял булыр иде аның.

Мөмкинлек булуга, дус-ишләр белән, рим саунасына килергә кирәк булыр әле дип, күңелгә салып куйдым. Әйтик, алты кеше килсәк, саунасы, дулкыннар тибрәнеп торган гидромассажлы бассейны һәм ял урыннары, душы - барысы бергә сәгатенә 1500 сумга төшәчәк. Туган көннәр яки 8 Март кебек бәйрәмнәр уңаеннан үзебезгә ни өчен әле шундый бүләк ясамаска?! Анысы өчен дә алдан шалтыратып, язылып куярга кирәк була.

Мунча ярамаса яки буыннарың сызлап интектерсә, составында күмер кислотасы (углекислый) булган коры ваннага керергә була. Ул сулышны киңәйтеп җибәрә, организмда матдәләр алмашын җайга сала. Ә инде йөрәк үзен сиздерсә, псориаз, нейродермит интектерсә, нарзан ванналарын (ылыслы, йодлы, бромлы һ.б.) сайлый аласыз.

Биоптронны косметик максатлар белән беррәттән, герпес, фурункул, бронхларны дәвалаганда кулланырга була. Биоптрон дигән бу могҗиза сабыйларның - борыннары суламаганда, тамак төпләре шешкәндә, ә әбиләрнең тез капкачы авыртып җәфалаганда да ярдәмгә килә икән.

Магнитотурботрон турында аерым язарга кирәктер. Анысына да, лейкоз һәм артык азган миомадан тыш, бар төр авыру белән керергә ярый. Өч сеансы - 540 сум. Акча арттырып, ничек тә килергә кирәктер үз сәламәтлеген кайгырта белгән кешегә. Тик күбебез чигенә чыккач кына бу хакта уйларга мәҗбүр була шул. Нишлисең, үз сәламәтлегенә төкереп бирү безнең ил халкына хас нәрсә шул...

Дәвалау физкультурасы залында штурвал дигәнен нигә куйдылар икән дип аптыраган идек, бу җайланма буыннарны дәвалау, артроз, артриттан файдалы булып чыкты. Госман әфәнде шунда ук штурвалга тотынып, үзендә сынап та карады.

«Шифалы»да болардан тыш, сөлек белән дәвалау, энә ярдәмендә дәва, нокталы массаж, тәнне диңгез суүсемнәре белән төрү («Neo Qi» энергетик коконында) һ.б. бик күп дәва-сәламәтләндерү алымнары бар.

Кислород коктейле (анысы авырлы хатыннар өчен аеруча файдалы икән) һәм төрле үлән чәйләре белән сыйлый торган фитобар, ни өчендер, миңа үзебез яшь чактагы авылны хәтерләтте. Агачтан ясалган киртәнең аргы ягында көнбагыш чәчәкләре балкып утыра, тузанлы юл шулар арасында югала-югала калкулыктагы авылга илтә... Табигатьнең киндергә күчкән могҗизасыннан карашыбызны аера алмавыбызны күреп, Лилия Сабитовна, «Шифалы»ның һәр почмагындагы шикелле үк, фитобарның дизайнына да «ТАНЕКО»ның генераль директоры Хәмзә Баһмановның күңел җылысы күчкәнлеген, барысын да үзенчә ясатканын әйтте.

Зәвык белән җиһазландырылган «Шифалы» санаторий-профилакториенда узган елдан алып, «ТАНЕКО»да эшләүчеләр үзләре дә күпләп ял итә башлаганнар. Хәер, тәненә - дәва, җанына сихәт алырга теләүче һәрбер түбәнкамалы өчен «Шифалы»ның ишеге ачык.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X