Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сез – ничек, ул да шулай булыр

Калкансыман биз – чия зурлыгындагы гына тән әгъзасы булса да, организмда мөһим роль уйный.

Ул муен нигезендә урнашкан һәм формасы буенча күбәләк канатларын хәтерләтә. Аның авырлыгы 35 граммнан артмаска тиеш.
Зур булмаса да, калкансыман биз эшләп чы-гарган гормоннар тән температурасын «көйли», картаюга китерә торган ирекле радикалларны тоткарлый, кешенең физик һәм психик халәтен нормага китерә. Калкансыман биз гормоннары иммунитетны ныгытырга һәм организмга төрле инфекцияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә. Ә менә бизнең эшчән-леге бозылу күп кенә проблемаларга, әйтик, тән авырлыгы артуга яки йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин. Шуңа күрә профилактик чаралар турында онытмау мөһим:
– гади тоз урынына йодлысын сатып алыгыз;
– эре итеп тарттырылган оннан пешерелгән ипи ашагыз, өстәлегездә кипкән җимешләр, яшелчә, арахистан кала башка төрле чикләвекләр, көнбагыш булсын;
– көн аралаш диңгез кәбестәсе, балык, диңгез ризыклары ашарга тырышыгыз;
– гөлҗимеш төнәтмәсе һәм яшел чәй турында да онытмагыз;
– ә менә тозланган, консервланган ризык, шикәр, маргарин, төрле соуслар ашау киңәш ителми.
Сәламәт яшәү рәвеше, көн режимын саклау, дөрес туклану, туры кояш нурларыннан саклану, даими профилактик медицина тикшерүләре узу калкансыман биз сәламәтлегенең төп шартлары булып тора. Аңа игътибарлы булсагыз,
ул да сезгә һәрчак ярдәмгә киләчәк.

Айсылу Тимерова, 

Медицина профилактикасы үзәгенең шәфкать туташы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев