Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Саннар ни сөйли?

Табиблар әйтүенчә, соңгы ун елда шәһәрдә туберкулез белән авыручылар саны – 45 процентка, үлүчеләр саны 70 процентка кимегән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәткечләре буенча, узган ел бу авыру 69 түбәнкамалыда табылган, шуларның алтысы – җиде яшьтән кече балалар. Ике кешедә бөерләр һәм умыртка баганасы туберкулезы теркәлгән. Авыру 45 кешедә  –флюорография узганда, балаларда Манту пробасы ясагач табылган.
Туберкулезга каршы диспансер фтизиатры Валентина Можная әйтүенчә, беренче стадиядә туберкулезны ачыклау авыр. Авыру кеше хәлсезлек тоя, аппетиты югала, тиз арый. Аннары сулыш алу авырая, күкрәктә авырту барлыкка килә, төнлә тирли башлый. Хроник үпкә, ашказаны-эчәк тракты, диабет авырулары булганнарның туберкулез йоктыру куркынычы зур. Бу чирләр организмның каршы торучанлыгын киметә. Узган ел Түбән Кама халкының 99,9 проценты флюорография тикшерүен узган. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев