Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Салкын тию, өшү, имгәнү һ.б.

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә 1679 мәртәбә шалтыратканнар. Авырып киткән кеше янына ашыгучы ак халатлыларны 54 мәртәбә бер дә юкка борчыганнары ачыкланган. Травмпунктка 394 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 155е урамда зыян күргән, 82сенең сөяге сынган. «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратучы түбәнкамалылар арасында салкын тиюдән зарланучылар 268гә тулган. Тән җәрәхәтләре алучылар...

Узган атнада ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә 1679 мәртәбә шалтыратканнар. Авырып киткән кеше янына ашыгучы ак халатлыларны 54 мәртәбә бер дә юкка борчыганнары ачыкланган. Травмпунктка 394 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 155е урамда зыян күргән, 82сенең сөяге сынган.
«Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратучы түбәнкамалылар арасында салкын тиюдән зарланучылар 268гә тулган. Тән җәрәхәтләре алучылар - 97. Ә 7 кешенең тәне пешкән. Юлда транспорт авариясенә тап булган 4 кешегә дә беренче медицина ярдәме күрсәтелгән. Ә 4 кешедә кискен коронар синдромы булуы ачыкланган. Хәтта суыкта туңуның өч очрагы теркәлгән. Мәсәлән, 44 яшьлек ир «ашыгыч ярдәм» табибларын шәһәрдәге рестораннарның берсенә чакырткан. Табиблар карагач, аның балтыры һәм аяк табаны өшегә-не ачыкланган. Ул ирне район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлегенә китергәннәр. Анда тиешле медицина ярдәме күрсәтелгәч, өенә кайтарып җибәргәннәр.
Кышның иң салкын ае булган февральгә кердек. Сирәк кенә күренгән кояш нурларына алданып, урамга юка киемнән чыкмагыз, кат-кат киенегез. Белгечләр дә һава торышына карап киенеп йөрергә һәм алкоголь эчкән килеш урамга чыкмаска киңәш итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев