Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Салкын тидермәгез

Гыйнвар аеның беренче атнасында Түбән Камада 370 кешенең сулыш органнары ялкынсынуы (ОРВИ) теркәлгән. «Роспотребнадзор»ның баш белгече, эксперт Наталья Гыймранова сүзләренә караганда, 2010 елның шул чорында бу диагноз куркыныч чиккә җиткән булса, быел әлегә артык борчылыр урын юк. Ә шулай да, сак булыгыз: салкын тиеп авыручылар гыйнвар ахыры - февраль башында...

Гыйнвар аеның беренче атнасында Түбән Камада 370 кешенең сулыш органнары ялкынсынуы (ОРВИ) теркәлгән. «Роспотребнадзор»ның баш белгече, эксперт Наталья Гыймранова сүзләренә караганда, 2010 елның шул чорында бу диагноз куркыныч чиккә җиткән булса, быел әлегә артык борчылыр урын юк. Ә шулай да, сак булыгыз: салкын тиеп авыручылар гыйнвар ахыры - февраль башында артачак, дип фаразлый табиблар. Сулыш органнары ялкынсынуының беренче билгеләре: югары температура, томау төшү, тамак авырту. Авыруны күпләр аяк өстендә кичерә. Ләкин моның ахыры начар бетергә мөмкин, дип кисәтә табиблар. Шуңа күрә, авыруның беренче билгеләре башлануга ук, ятып дәваланырга кирәк. Шулай ук, табиблар шәхси гигиена турында онытмаска, авыручылар белән аралашканда маска кияргә, кешеләр күп булган урыннардан читтәрәк булырга, суган һәм сарымсак ашарга киңәш итәләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев