Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Саклап калганнар

Түбәнкамалы Вероника Воеводина стоматология поликлиникасының «ашыгыч ярдәм» табибы Егор Красновка һәм шәфкать туташы Александра Машковага рәхмәтен белдерә.

Белгечләр аның биш айлык улына тиз арада ярдәм күрсәтә алган. Сабыйның уртына операция ясалгач, кинәт кан ага башлаган. Вероника әйтүенчә, ул югалып калган, әмма шәфкать туташы аны тынычландырган, операция өчен кирәк яракларны әзерләп куйган, ә стоматолог-хирург тиз һәм пөхтә итеп яраны тегеп куйган.
– Егор Алексеевич улымны саклап калды. Кечкенә баланың ярасын тегү бик авыр, әмма табиб тиз, пөхтә эшләде, кан агуын да тиз туктатты. Александра Машкова да югалып калмады, – ди ана. Вероника Воеводина табибларга
сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Фото: үзәк хастаханә сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев