Туган як

«Саклану чарасы бер – прививка»

Бу коронавирус дигән афәт бөтен дөньяның астын өскә китерде. Чын менә, инде бер елдан артык куркып яшибез. Саклану чараларына социаль челтәрләрдә нинди генә реклама күрсәтмәделәр: кемдер аракы исни, тамагын чайката, кемдер суган ашый, кемдер имбирдән өзелми. Ләкин табиблар фикеренчә, иң яхшы саклану чарасы – вакцина ясату.

Коронавирус нәрсәсе белән куркыныч соң? Ис һәм тәм бетү белән түгел, ә организмдагы иң көчсез һәм зәгыйфь урынга китереп сугу белән. Авыру үзе дә кешене шактый өзлектерә, савыккач, элекке чирләр кабат «кузгала». Берничә танышым шулай бу якты дөньядан китеп бардылар. Чит илгә җыенсаң да, саклану чарасын күрмәсәң, пцр тест барганда – бер, кайткач та ике тапкыр ясарга кирәк. Ә бу кимендә 4-5 мең сумга төшәчәк.

Шуларны барысын да яхшылап уйлагач, үз емә коронавирустан прививка ясатырга булдым. Май ае иде ул. Шул хакта белеп алган танышларым, туганнарым уемнан кайтырга үгетләделәр, вакцинаның зарары турында сөйләделәр. Тыңламадым, чөнки авырудан күбрәк курыктым. Кыскасы, тәвәккәлләдем. Поликлиникага барыр алдыннан, шул ук көнне антитәнчекләр күләмен ачыклау өчен, анализ ясаттым. Ни гаҗәп, тест минем организмда антитәнчекләрнең булуын күрсәтте. Табибым прививка ясату мөһимлеген ассызыклап, бер-ике айдан килергә кушты.

Минем дә фикерем үзгәрмәде: үземне һәм якыннарымны сакларга телим икән, куркынычсызлык чарасын күрергә тиешмен. Прививка ясату урынын эзләп торасы юк: хәтта шәһәрдәге сәүдә үзәкләренә дә барып ясатырга мөмкин. Мин дәүләт хезмәтләрендә гариза калдырдым, күпмедер вакыттан соң бер кеше шалтыратып, 30 июньдә килергә кушты, вакытын да әйтте. Әмма поликлиникага баргач, анда «тере чират» буенча кабул итүләре ачыкланды. Минем алда кеше күп, өстәвенә, керер алдыннан вакцина кадатуга ризалык язасы бар.

Чиратта төрле кешеләр утыра: кемдер үз ихтыяры белән килгән, кемнедер җибәргәннәр. Ниһаять, минем дә чиратым җитеп, табиб бүлмәсенә кердем. Мине тикшерделәр, сораштылар һәм 21 көннән килергә кушып, башка кабинетка керү өчен юллама бирделәр.

Бер керсәм, сорашмыйча булдыра алмыйм инде мин. «Кеше күп киләме соң?» соравыма табиб:

– Күп кенәме! Башта алай ук түгел иде. Ә менә соңгы араларда кеше саны артты. Әле төш вакы-ты җитеп кенә килә, – диде.

Процедуралар бүлмәсе янында да су буе чират. Шактый көтәргә туры килде. Кергәч тә, шәфкать туташы өч көн буе юынмаска һәм физик эш эшләмәскә кушты.

«Көненә ничә кеше керә?» дигән соравыма:

– Бик күп. Көн саен 200 кешегә прививка ясыйбыз, – дип җавап бирде.

Кайткач та, бераз яттым, тән температурасын үлчәдем, чөнки башка кешеләрдән сорашканым бар иде: кемнеңдер тән температурасы хәтта 40 градуска кадәр күтәрелә, башка реакция дә булырга мөмкин. Мин исә үземне бик яхшы хис иттем. Сер итеп кенә әйтәм, прививкага барганчы язын витаминнар кабул иттем. Бәлки шуның тәэсире булгандыр?

21 көннән поликлиникага кабат бардым. Табибка чират озын булмаса да, процедуралар бүлмәсе янында шактый көтәргә туры килде.

Өстәвенә, шәфкать туташы чыгып:

– Беренче прививкага килүчеләр бармы? – дип сорап, берничә кеше ишек янына килгәч, калганнары тавыш куптарды.

Чынлап торып әйткәндә, минем дә бераз ачуым чыкты, ләкин дәшмәдем: көт-көт тә, синнән соң килгән кешеләрне кертеп җибәр, имеш... Узган юлы килгән кешеләрне дә күрдем. Хәлләре турында сораштым: күбесе прививканы җиңел кичергән.

Икенче вакцинадан соң авыррак, диләр. Ләкин үзем шәхсән аны да җиңел кичердем. Тик менә үзүземә бик ышанып, харап була яздым. Массажга йөргән чагым, белгеч прививкадан соң өч көн килмәскә кушса да, тыңламадым, бер тәүлек тә үтмәстән массажга бардым һәм... сеанстан кинәт хәлсезләнеп киттем. Шуңа күрә, җәмәгать, белгечләр сүзенә колак салыгыз!

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: