Туган як

Саклану чаралары – симерүдән, җенси азгынлыктан һ.б.

Сәламәтлек дәрәҗәсе һәм шуңа кагылышлы медицина белән кызыксыну яшь хатыннарда һәм ирләрдә бик түбән. Шуңа да җенси юл белән күчә торган йогышлы чирләр (ИППП), ВИЧ-инфекция хәзер эпидемиядәй тарала. Шундый шартларда безнең җәмгыять, абортка юл куймау максатыннан, балага узудан саклану ягында. Әмма абортлар саны кимү - репродуктив планлаштырганлыктан түгел, ә бары...

Сәламәтлек дәрәҗәсе һәм шуңа кагылышлы медицина белән кызыксыну яшь хатыннарда һәм ирләрдә бик түбән. Шуңа да җенси юл белән күчә торган йогышлы чирләр (ИППП), ВИЧ-инфекция хәзер эпидемиядәй тарала. Шундый шартларда безнең җәмгыять, абортка юл куймау максатыннан, балага узудан саклану ягында.
Әмма абортлар саны кимү - репродуктив планлаштырганлыктан түгел, ә бары тик табиблар тырышлыгы нәтиҗәсе. Яшьләрнең җенси активлыгы бик югары, ә көтелмәгән йөклелектән саклану юллары һәм сакчыл җенси мөнәсәбәт - җыен юк-барга, уйдырмага корылган. Халык һәм, шулай ук, медицина хезмәткәрләре, сәламәтлек саклауны тәэмин итүчеләр арасында гормонофобия өстенлек итә.
Россия халкының күп-челеге үз сәламәтлегенә төкереп карый, ә бит безнең сәламәтлек, нигездә, үз-үзебезне ничек тотуга һәм ничек яшәвебезгә бәйле. Әгәр саннар ярдәменә таянсак, кеше сәламәтлегенең 15-20 проценты - генетикага, 20-25 проценты - мохиткә, 50-55 проценты - яшәү шартларына һәм тормыш рәвешенә, 10-15 проценты медицинага, сәламәтлек сагына бәйле икәнен күрербез.
Бу уңайдан, студентлар белән әлеге темаларга сөйләшүдән, яшьләрнең (ни дисәң дә, кешелекнең киләчәктә һәм акыл һәм физик сәламәтлеге бүгенге көн яшьләренә бәйле) фикер агышын белеп тору зыян итмәс.
Көнгә ничә мәртәбә ашыйсыз, дип сорасаң, «Төшке ашны да исәпкә алып, көнгә дүрт мәртәбә», яки «Җай чыккан саен, чөнки кайчак тиеш вакытта ашарга җай булмый», дип әйтәләр студентлар. Рационнарында ниндирәк ризык өстенлек итүен белергә теләсәң, «Ит һәм сөт ризыгы», «Ярма, яшелчә, камыр ризыгы һәм тәм-том», дигәнне ишетәсең. Сорауны катлауландыра төшеп, кеше организмына азык белән керергә тиешле файдалы матдәләрне санауларын сорыйсың.
Студентлар дөрес җавап бирә: фолиевая кислота (йөрәктә ишемик авыру һәм юан эчәклектә шеш булмасын өчен, профилактика йөзеннән), аскорбин кислотасы (инфаркт, инсульт куркынычын киметә), Е витамины (миокард инфаркты кичермәс өчен), А витамины (тән тиресен һәм лайлалы тышчаны саклый), Д витамины (тән тиресен саклый), кальций (сөяк сынмасын өчен), клетчатка (эчәклек эшчәнлеген яхшырта, ишемик авыру куркынычын киметә), Омега-3 (тромбоз ясалудан да , йөрәк ритмы бозылудан да саклый).
Ә бу матдәләр исә түбәндәге ашамлык составында бар: петрушка, шпинат кебек тәмләткеч яшел үләннәр; брокколи, ташкабак (кабачки), кишер һ.б. яшелчә; гөлҗимеш, кара карлыган, нарат җиләге (брусника), лимон, банан, төшсез өрек; ит, бавыр; балык һәм диңгез продуктлары; эремчек, кефир, йогырт һ.б. сөт ризыгы; чикләвекләр; үсемлек, җитен (лен), балык майлары; солы, карабодай ярмалары; үрдерелгән орлык.
Студентларның күпчелеге үз гәүдә авырлыгын белмәүләрен, беркайчан да үлчәүгә басмаганлык-ларын әйтсәләр дә, тазару һәм, хәтта, үзләренә симерү куркынычы янавын таныйлар.
Гәүдә авырлыгы индексы (ИМТ) буенча симерү классификациясен таблицадан күрә аласыз.
 
Гәүдә авырлыгы индексы болай исәпләп чыгарыла: үзегезнең гәүдә авырлыгын (килограммнарда алына) буй озынлыгыгызга
(см.да алынып, икегә тапкырлана, мәсәлән: 158x2) бүләсез. Идеаль авырлык - 18,5-24,9.
Физик активлыкка бәйле рәвештә, безнең организм да билгеле бер калориядә энергия «яндыра». Әйтик, көнлек 150 килокалория тотылсын өчен, без 15 минут дәвамында баскычтан менәргә, 15 минутта 2 чакрым йөгерергә, 20 минут йөзәргә, ярты сәгатьтә җәяүләп 2,5 чакрым юл үтәргә, 30 минут дәвамында бик каты биергә, 45 минут идән һәм тәрәзә юарга тиешбез.
Физик күнегүләр - гәүдә авырлыгын киметергә, югары кан басымын төшерергә, сөт бизләрендә рак куркынычын киметергә, сөяк тукымаларын ныгытып остеопороздан сак-ланырга, хәтерне, йокыны яхшыртырга булыша. Стресс гормоннарының йокы вакытында нормаль хәлгә килүе гәүдә авырлыгын киметә, хәтерне, тән тиресен, чәчне, тырнакларны яхшырта. Стрессның кан тамырларына тискәре тәэсире гомерне кыскарта. Тәмәке тарту исә хатын-кызларда -
җенес органнары рагына, ә ирләрдә психик авыруларга, нәселдәнсезлеккә һәм импотенциягә китерә.
Симерү билгеләрен бил әйләнәсе (хатын-кызда - 80 сантиметрдан, ә ирләрдә 94 см.дан артып китсә), кан басымы (хатын-кызда - 130/85 мм, ә ирләрдә 140/90 мм), кандагы шикәрне ачыклау өчен ач карынга ясалган анализ (5,6 ммоль/л. дан артык булса) күрсәтә.
Студентлар арасында абортлар һәм җенси трансмиссив инфекция куркынычы да югары. Ә аның өчен шартлар җитәрлек: гадәтләнгән яшәү, аралашу рәвеше үзгәрү; капма-каршы җенес вәкилләренең күплеге; үзе кергән уку йортында укый башлаган вакытка җенси дәрте кузгалган чагы туры килү; озак еллар уку; тиешле җенси тәрбия алмау, гигиенаны һәм социаль яктан гап-гади нәрсәләрне дә белмәү; акчасызлык; тулай торакта яшәү.
Студент кызлардан гына түгел, теләсә кайсы хатын-кыздан гинекологка кайчан күренгәнен сорап карагыз әле. Һәм шуңа охшаш сорауны ирләргә бирик: уролог яки андролог янына кайчан бардыгыз? Ирләрнең дә, хатыннарның да күпчелеге, «ярты ел элек, яки диспансеризация узганда, яисә хәтерләмим дә инде», дип җавап бирәчәк.
«Туган як»ны олы яшьтәге кешеләр (ә бит аларның балалары, оныклары өчен бик кирәк, үзләре аңлатмаса, урамдагылардан беләчәкләр) укыганлыктан, бераз уңайсызрак тоелган сорауны бирәм: җенси мөнәсәбәткә кергәндә презерватив кулланырга кирәкме-юкмы?
Үз-үзен саклау дигәнне бер минутка да исеннән чыгармаучылар, «һәрвакыт» дип җавап бирә, шулай ук, «йогышлы чир йоктыру куркынычы булган очракта», дип әйтүчеләр дә һәм, әлбәттә, «беркайчан да!» дип кырт кисүчеләр дә бар.
Ә бит бүгенге көндә җенси тормыш белән яшәүче егетләр һәм кызларның уртача яше - 16!
Аноним рәвештә уздырылган анкетадан күренгәнчә, 15-18 яшьлек кызларның 18,8 проценты берьюлы «ике һәм күбрәк» җенси партнеры барлыгын яшерми, ә һәр сигезенче кыз (12 процент) - «өч һәм аннан күбрәк» партнеры барлыгын әйтә. Шул ук вакытта анкета сорауларына җавап бирүчеләрнең 70,5 проценты җенси юл белән күчә торган йогышлы чирләрдән саклануын да белдерә.
Презерватив, җенси юл белән йога торган венерик чирләрдән, чыннан да саклыймы соң, дигән сорауга, студентлар «әйе, һәрвакытта да», дип җавап бирәләр. «Дөрес кулланганда гына» һәм, «гомумән, сакламый», дип уйлаучылары да юк түгел.
Җенси юл аша күчә торган чирләрне дә «теләсә кайсы сексуаль контакт вакытында йога», дип исәпли яшьләр. Чит кеше канын салганда, шулай ук, көнкүрештә - уртак урын-җир, иннек аша һәм үбешкәндә күчә дип санаучылары да җитәрлек.
Җенси юл аша йога торган авырулар егетләрдә - импотенциягә, нәселдәнсезлеккә, кыз-ларның йөккә кала алмавына һәм, гомумән, ВИЧ-инфекция йогуга, нерв һәм йөрәк-кан тамыры чирләренә китерә.
Андый чир йокканын ничек белеп була соң?
Җенес органнарыннан үзенчәлекле сыеклык бүленеп чыга; кече йомышны үтәгәндә сидек юллары әчетә; тән тиресендә җәрәхәт, тимгелләр барлыкка килә; лимфа бизләре зурая. Бу билгеләр йогышлы чир эләктергәннең өченче-җиденче көнендә дә һәм 3-4 атнадан соң да хасил була. Хәтта күренеп торган билгеләре булмаска да мөмкин.
Йогышлы чирдән ничек сакланырга була? Җенси мөнәсәбәткә керер алдыннан тиешле саклык чараларын күргәндә! Ә инде шиккә төшкәндә, шунда ук табибка барырга.
Шәхси профилактика чараларыннан - аптекада сатып алынган презерватив, мирамистин- раствор; спермацид; повидон-йод; хлоргексидин; эпиген-интим кулланырга була. Папилломовируслы чирләрне булдырмый калу өчен, 14 яшькә кадәрге кызларга һәм малайларга махсус вакцина ясала. Үсмерләрнең һәм яшьләрнең яртысыннан азрагы гына саклану чарасы булган контрацепция куллана, әмма һәр икенчесе аннан дөрес файдалана белми.
Хәзер, әйдәгез, һәр кеше гомерендәге мөһим мәсьәләгә - бала табуга тукталыйк. Егетләр һәм кызларның 77,9 проценты беренче баланы табу өчен иң яхшысы дип, 20-25 яшьлек чакны саный. Әмма алар абортның ни-нәрсәгә китерүен аңлап бетермиләр, ә бит ул җитлекмәгән бала тууга, 22-23 атналык сабыйлар дөньяга килүгә, хатын-кыз чирләренә һ.б. сәбәп була. Шуңа күрә дә, аборт ясатуга караганда, көтелмәгән йөклелектән саклану дөресрәк булыр. Аның өчен, югарыда телгә алынганча -
презерватив; гормональ препаратлар+презерватив; спермацид (крем, свечи)+презерватив кулланырга кирәк. Иң нәтиҗәлесе - «голландлы дубле»: презерватив белән берьюлы аз дозада ораль контрацептивтан (КОК) файдалану. Гормональ контрацептивның әле менструаль циклны көйләүдә; ялкынсынуга юл куймауда һ.б. әһәмияте зур. Замана студентлары һәм, гомумән, барлык яшьләр өчен дә «умная контрацепция» - www smart contraception; гүзәллек контрацепциясе - Beatycontraception; шулай ук, иң кирәк чагында кабул итәргә кирәкле таблетка - Qlaria App.
Яшьләргә хөрмәт белән, карт табиб
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: