Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Сакланганны саклармын» дигән...

Калабызда «Бумеранг» үзәге бер ел буе эшли. Андагы табиблар һәм үзиреклеләр авыр хәлдәге ВИЧ белән авыручыларга ярдәм итә.

Бу авыру турында сирәк кеше ачылып сөйли ала. Нигездә, бу кешеләр белән янәшә яшәүчеләр, эшләүчеләр белми дә кала. Үзләренә кул салучылар да бар.
Оешма җитәкчесе Александр Поздняков әйтүенчә, яңа килүчеләргә биредә үзиреклеләр һәм ВИЧлылар ярдәм итә, дәвалану ысуллары турында сөйли. Бергәләп Яр Чаллыдагы СПИД профилактикасы үзәгенә дә баралар.
ВИЧ – кешенең иммун системасын җимерүче авыру. Аның билгеләре бик соң күренә яки бөтенләй сизелмәскә мөмкин. Вакытында дәваланмау СПИДка китерә. Алдан белү өчен елга бер генә тапкыр булса да канга анализ ясатырга кирәк. Авыру ачыкланса, кешене исәпкә куялар, дәвалау курсы билгелиләр. ВИЧ һава аша яки кул тиеп китүдән күчми, чир наркотик кабул итүчеләргә, саклану чараларын күрмичә җенси мөнәсәбәткә керүчеләргә һ.б. йога.
Хәзерге вакытта шәһәрдә 607 ВИЧлы исәптә тора, әмма табиблар фикеренчә, аларның саны күбрәк. Бу авыру – хроник булып санала, вакытында дәвалана башласаң, озак яшәү мөмкинлеге бар. Мондый гаиләләрдә сәламәт балалар да туа.
Сорауларыгыз булса, bumerangrt.ru сайтына мөрәҗәгать итәргә, шулай ук 8-919-628-17-63 (461) номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев