Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сакланганны саклармын, дигән

15 авыл җирлеге башлыгының 12се коронавируска каршы прививка ясатканнар.

Бу хакта Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин җиткерде. Ике башлыкта антитәнчекләр табылган, тагын берсе табиблар киңәше буенча прививка ясатуны кичектерергә мәҗбүр булган. Түбән Кама мэры үзе күптән вакцинация узган, үзен яхшы хис итүе турында әйтте.
Май бәйрәмнәрендә дә шәһәрдәшләр прививка ясата алачак. 4 майда 9.00-11.00 сәгатьтә табиблар – «Радуга» (Вокзал ур., 6), «Чайка» (Төзүчеләр ур., 25), "Луч" (Студентлар ур., 35) ишегалды клубларында, 13.30-15.30 сәгатьтә микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә (Химиклар ур., 16; Яшьлек ур., 8; Химиклар ур., 72б), Халыклар Дуслыгы йортында (Химиклар ур.,74б), Ветераннар йортында (Б.Урманче ур., 24) кабул итә.
5 майда 9.00 – 11.00 сәгатьтә прививка ясау пунктлары «Небо» (Студентлар ур., 49) һәм «Энергия» (Тын Аллея, 11) ишегалды клубларында, 13.30-15.30 сәгатьтә микрорайоннарның иҗтимагый үзәкләрендә (Шинчылар ур., 25а; Бызов ур., 9) ачылачак.
6 майда 9.00 – 11.00 сәгатьтә түбәнкамалыларны «Ровесник» клубында һәм 4нче китапханәдә (Сөембикә ур., 59), 9.00-11.00 һәм 13.30-15.30 сәгатьтә Төзүчеләр урамындагы «Эссен» сәүдә үзәгендә көтәләр. 10.00-12.00 сәгатьтә прививканы «Заман» үзәгендә, «Барс-2», «Сезам» сәүдә үзәкләрендә, Төзүчеләр бистәсендә (Үзәк ур., 86) ясатырга мөмкин. Үзегез белән паспорт, полис яки СНИЛС алырга онытмагыз.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев