Туган як

Сакланабызмы, әллә авырыйбызмы

Елның сәламәтлек өчен иң катлаулы бер чагы - көз дисәң көз түгел, әле ак карлы кыш та җитмәгән, ничек киенергә дә белмәссең. Кайчак, өйдәге җылыга алданып, көзге юка киемнән чыгып китәсең дә, кичкә инде төчкерә, йөткерә башлыйсың. Трамвайда, автобуста да, кибетләрдә дә салкын тиюдән йөткерүче кешеләрне еш очратасың. Гадәттә, йогышлы...

Елның сәламәтлек өчен иң катлаулы бер чагы - көз дисәң көз түгел, әле ак карлы кыш та җитмәгән, ничек киенергә дә белмәссең. Кайчак, өйдәге җылыга алданып, көзге юка киемнән чыгып китәсең дә, кичкә инде төчкерә, йөткерә башлыйсың.
Трамвайда, автобуста да, кибетләрдә дә салкын тиюдән йөткерүче кешеләрне еш очратасың. Гадәттә, йогышлы респиратор авырулар сулый торган һава аша, еш кына, башкаларга да йога. Трамвайда янәшәңдә берәрсе борыныннан кулъяулыгын ала алмый, минут саен төчкерә икән, күпмедер вакыт үтүгә, үзебез дә төчкерергә, йөткерергә тотынабыз. Медицина телендә ОРВИ, ОРЗ дип йөртелә торган авырулар әнә шундый юллар белән тарала. Кеше организмы авыр кичерә торган грипп та шуларга өстәлә. Ә грипп чиренә әле мускулларның авыртуы ялгануы да мөмкин.
Соңгы елларда грипп вирусын җиңелрәк кичерер яки бөтенләй авырмас өчен бу чиргә каршы прививка ясату киң таралды. Күпьеллык эш тәҗрибәмнән чыгып, мин сезгә дә гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итәм. Бигрәк тә яше алтмыштан узганнарга, респиратор авыруларны еш йоктыручыларга, йөрәк-кан тамырлары, сулыш юллары авырулары белән чирләүчеләргә, бөерләрендә хроник авырулар, шикәр чире булганнарга прививка ясату отышлы. Шулай ук, унсигез яшьтән өлкәнрәк студентларга, мәгариф, автотранспорт, халыкка хезмәт күрсәтү, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә, полиция хезмәткәрләренә, хәрбиләргә прививка ясатырга киңәш ителә. Бары тик кайбер очракта гына, мәсәлән, температура күтәрелеп авырып ятканда һәм тавык итенә (аксымга) аллергия булганда прививка ясатмау хәерле. Монысын да истә тотыгыз.
Прививканы көзен яки кыш башында ук, грипп авыруы киң таралганчы ясатып өлгерергә кирәк. Cүз дә юк, һәрнәрсәнең индивидуаль үзенчәлеге булган кебек, прививкадан соң да кеше бераз авырып алырга мөмкин. Әйтик, прививка ясаткан кешенең температурасы бераз күтәрелә, тамагы шешә, томау төшә, башы авырта. Курыкмагыз, бу - гриппның яки салкын тиюнең җиңелчә формасы. Бик сирәк очракта гына анафилактик шок булырга мөмкин. Шуны истә тотарга киңәш итәм: гадәти салкын тиюне грипп вирусы белән бутарга ярамый. Грипп белән авырган очракта, тиешенчә дәваланмасаң, организмда башка авырулар баш калкыта. Грипп авыруы колакларга бәрергә (отит башланырга) һ.б. органнарны зарарларга мөмкин. Грипп белән авырганда тиешле дәва курсы үтмәгәнлектән, пневмония белән чирләү очраклары да шактый күзәтелә.
Шуңа күрә, грипп йоктырмас һәм авыруны җиңел кичерер өчен, гриппка каршы прививка ясатудан баш тартмагыз. Быел зурлар өчен «Совигрипп», балалар өчен «Гриппол» вакциналары кайтты. Безнең халык үз сәламәтлегенә салкын карарга, авыру аяктан еккач кына табибларга йөрергә гадәтләнгән. Элекке заманда түгел, ә XXI гасырда яшибез һәм үз сәламәтлегебезне үзебез үк кайгыртырга тиешбез. Сүземнең ахырында, бакчабыз хезмәткәрләреннән 85 процентының гриппка каршы прививка ясатуын әйтү дә урынлы булыр.
Әлфия БЕЛОНОГОВА,
64нче балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: