Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сак булыгыз – талпан!

Талпан үзе кечкенә булса да, кеше сәламәтлегенә салган зыяны бик зур.

Энцефалит, боррелиоз авыруларын таратучы бу бөҗәкләр иртә язда уянып, әле көзен дә актив булалар. Быел исә урман бете сезонны 30 мартта ук «ачкан». Бу көнне травматология бүлегенә беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Түбән Каманың «Роспотребнадзор» идарәсе начальнигы Рөстәм Изиятуллин әйтүенчә, сезон башланганнан бирле хастаханәгә 85 кеше килгән, шуларның 26 сы – балалар.
Соңгы елларда талпан саны урманда гына түгел, шәһәр янында, бакчаларда да артты. Шуңа күрә язын урманнарны, паркларны тулысынча махсус чаралар белән эшкәртеп чыгалар. Әмма бу тынычланырга мөмкин дигән сүз түгел әле, үзегезне һәм балагызны саклап калырга теләсәгез, берничә кагыйдәне истә калдырыгыз.
Өскә аксыл төстәге озын җиңле кием, чалбар, башка яулык яки башка баш киеме кияргә, чалбар балагын итек яки оекбаш эченә тыгып куярга кирәк. Киемгә (тирегә түгел) махсус спрей сиптерегез. Чирәмгә утырмагыз һәм ятмагыз, ә өйгә кайткач, киемне салып, үзегезне, балагызны тикшерегез, бигрәк тә култык асты, кендек кебек урыннарга игътибар итегез. Өйдә хайваннар булса, урамнан кергәч, шулай ук аларны тикшерегез, вак тарак белән йоннарын тарагыз.
Тәндә талпан тапкан очракта нишләргә? Беренче чиратта, аны үзегез чыгарырга тырышмагыз, сытмагыз, ул урынга май сыламагыз, ә травматология пунктына мөрәҗәгать итегез. Анда белгечләр бөҗәкне тиз арада чыгарып, тешләгән урынны эшкәртерләр, прививка ясарлар. Балалар өчен иммуноглобулин бушлай, ә менә олылар даруханәдән сатып алырга тиеш икән.
21 көн дәвамында тән температурасын үлчәп, тешләнгән урынны тикшереп торыгыз, аннан кабат табибка күренегез. Температура күтәрелсә, тире кызарса, тешләнгән урын шешсә, табибка мөрәҗәгать итегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X