Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Сабыр итүләрен сорыйлар

1 нче поликлиника авырулары, “больничный” алу өчен, урамда икешәр сәгать көтәргә туры килүеннән зарлана.

Эскәмияләр булмаганлыктан, кешеләр бордюрда утыра. Хастаханә җитәкчелеге мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта поликлиника табибларының эше күпкә арткан. Үзегезне начар хис итсәгез, поликлиникага бармаска тырышыгыз, табибны өйгә чакыртыгыз. Тән температурасы күтәрелгән авыруларны кабул итүче табиблар бик киеренке режимда эшли. Өстәвенә, хәйләләп “больничный” алырга килүчеләр дә бар икән. Эпидемия хәленә сылтап, алар вакытлыча эштән азат итүләрен сорый, табиб вакытын сарыф итә, ә чын авыруларга бу вакытта ярдәм күрсәтелмичә кала.

Әмма шәһәрдә “ашыгыч ярдәм” бригадасын да көтеп алу авырлашты. Шалтыратулар бик күп, шуңа күрә линия бер дә буш булмый. Диспетчерларга 03, 103, 112 номерларына трубканы алганчы, бертуктаусыз шалтыратып торырга киңәш итәләр.  

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев