Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Рентген аша гына күренгән

Түбән Каманың балалар хастаханәсендә гадәти булмаган операция ясаганнар. Дүрт яшьлек бала эченнән табиблар 15 магнит шар чыгарганнар.

Гаилә шәһәребезгә Мәскәүдән кунакка килгән була. Сабый магнитлы конструктор белән уйнап утырганда, төрле төстәге шарчыкларны берәм-берәм йотып караган. Олылар баланың ике көн дәвамында шарлар йотканын ничек күрмәгәндер... Нәтиҗәдә, шарчыклар ашказаны-эчәк трактында бер-берсенә тартылып, «ябышып», ашказанын һәм эчәкне кыскан. Балада перитонит була язган.
Түбән Кама хирурглары сабыйның ашказанын, калын һәм нечкә эчәген «ачып», дүрт сантиметрлы тишектән 15 магнит шар чыгарган.
– Моңа охшаш операцияләр әле биш ел элек тә ясаган идек. Ул вакытта магнит конструкторларның чыккан вакыты гына иде. Шарларны шулай йотучылар да күп булды. Хәтта андый уенчыкларны сатуны тыючы канун чыгаруны да тәкъдим иткәннәр иде. Балалар шарчыкларны йотуларын әйтмиләр, ә сәламәтлек өчен бик зур куркыныч, – дип аңлата шәһәр балалар хастаханәсе 1 нче хирургия бүлеге мөдире Алексей Спиридонов.
Ата-аналар хастаханәгә бала бик каты авыртудан зарлангач кына килә икән. Шарчыкларны рентген ярдәмендә күрергә мөмкин.
Хәзер малайның сәламәтлегенә куркыныч янамый, ул әйбәт кенә савыгып килә.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев