Туган як

Рак – һич тә үлем карары түгел

Хәзерге онкологиянең мөһим бурычы - яман шеш чирен булдыра алган кадәр иртә, әле кешенең терелү мөмкинлеге бар чакта ачыклау. Алдагы ун елда онкология белән бәйле чирләрнең арта барачагын истә тотсак, бу һәркайсыбызга һәм дәүләткә дә олы бурыч йөкли. Узган ел республикабызның онкодиспансеры тарафыннан Татарстанда онкология чиренең торышын һәм ракка каршы...

Хәзерге онкологиянең мөһим бурычы - яман шеш чирен булдыра алган кадәр иртә, әле кешенең терелү мөмкинлеге бар чакта ачыклау. Алдагы ун елда онкология белән бәйле чирләрнең арта барачагын истә тотсак, бу һәркайсыбызга һәм дәүләткә дә олы бурыч йөкли. Узган ел республикабызның онкодиспансеры тарафыннан Татарстанда онкология чиренең торышын һәм ракка каршы чараларны, кеше көн дә үтәргә тиешле гомум киңәшләрне үз эченә алган эчтәлекле буклет чыгарылды. Шул киңәшләрне кыскача гына сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.
Яман шешне хасил булуга ук ачыклау - дәвалауның нәтиҗәлелегенә бер адым. Һәркайсыбыз, вакытында белгечләргә мөрәҗәгать итү өчен, онкология белән бәйле чирнең беренче билгеләре турында белеп торырга тиеш. Башлангыч стадияләрендә ракны дәвалау чыгымы күпкә кимрәк икәнен белеп тору да зыян итмәс.
Чир - организмның дөрес яшәү рәвеше алып бармауга карата реакциясе. Хәзерге медицина, вакытында чара күргән очракта, күпчелек чирләрне дәваларга сәләтле. Әмма безнең үз сәламәтлегебезгә битараф наданлыгыбыз үзебезгә дә, башкаларга да кыйммәткә төшә шул. Организмыбыз үзенчәлекләрен белеп тору безгә үлемнән куркудан ярдәм итәр. Гаеплеләрне читтән эзләмәгез, һәркем үз сәламәтлеге һәм үз гомере өчен җаваплы, ә табиблар исә кешечә дөрес яшәргә омтылышыгызда ярдәмчеләр генә. Ни кызганыч, кеше үз сәламәтлеге турында бары тик авыру килгәч кенә уйлый башлый. Рак китереп чыгара торган В гепатитына, кеше папилломасы вирусына каршы иммунизация үткәрелгән һәм дөрес тукланган, дөрес яшәгән очракта, яман шешне әле башлангыч стадиясендә үк ачыклап, дәвалап, иң мөһиме, барлык рак очракларының 30 процентыннан артыгында бу яман чир азуга юл куймаска була!
Дөрес туклануны һәм дөрес яшәүне пропагандалау - санитария-гигиена кагыйдәләрен белү һәм төгәл үтәү белән беррәттән, дәүләткүләм чаралар күрелүе дә әле ул. Онкологиягә бәйле чирләрне башлангыч вакытында ук ачыклау- халыкка аңлатуны, җентекле диспансеризацияне, беренчел звено белгечләрнең тиешенчә әзерлекле булуын; зыянлы калдыклар белән пычранган очракта мохитнең рак куркынычына китерүен аңлап, әйләнә-тирә иминлеген тәэмин итүне; аз хәрәкәтләнү, исерткеч куллану, тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләрдән арынуны; туклану сыйфатын һ.б. үз эченә ала.
Медицина ярдәме сыйфатына кагылышлы критерийлардан тыш, сәламәтлек сагының кешелек дәрә-җәсенә ихтирамы, конфиденциальность (яшертен сер итеп саклый белү осталыгы), табибларның коммуникабельлеге, социаль ярдәм челтәренең һәр кеше өчен дә булу-булмавын бәяләү критерие дә бар әле.
Кеше үзенең чире турында белергә тиешме? Әлбәттә!
Ләкин чирле кешегә бик үк әйбәт булмаган диагнозы, ягъни нинди авыруга таруы турында хәбәр итүче табиб психоаналитик сәләтенә ия булырга бурычлы! Иң мөһиме, куркыныч диагноз турында пациентка турыдан ярып әйтмәскә, ә аз-азлап һәм аны бу хәбәргә акрынлап әзерләгәннән соң гына җиткерергә кирәк.
Үз чире турындагы дөреслекне кабул итәргә сәләтле кеше үз киләчәген дөрес планлаштыра ала. Табибның сер саклый алуы -
бәхәссез бер хакыйкать, ул табиб һөнәренең искиткеч зур җаваплылыгын билгеләүче бер чик. Ә җәмгыять, онкологиягә бәйле чирләр арткан бер чорда, медицинага кагылышлы белемне пропагандаларга һәм бу төр чирлеләргә теләктәшлек итәргә бурычлы.
Ракны йогышлы чир дип куркырга һич тә кирәкми. Шуңа күрә дә авыру кешене көн дә карап-тәрбия кылучы якыннары, үзләренә дә рак йогар дип шиккә төшәргә тиеш түгелләр. Дөрес, онкология буенча безгә лекция укыган профессор М.Сигал, ашказаны рагы белән авыручы кеше тәлинкәсендә калган ризыкны, әрәм булмасын дип, исраф итмәс өчен ашарга ярамаганын ассызыклап әйтте. Яман шеш куркынычын көчәйтә торган факторларга тукталсак, алар түбәндәгечә: кешенең яше 65нең өске ягында булу; тәмәке тарту (үпкә рагына сәбәп); алкоголь (бавыр һәм күкрәк бизе шеше); дөрес тукланмау; гәүдә авырлыгының тиешеннән күпкә артык булуы (туры эчәклек шеше); нәселдәнлек; В һәм С гепатиты кебек йогышлы авырулар (бавыр шеше); ультрафиолет нурланыш (тән тиресе рагы, меланома); ораль контрацептив кебек җенси гормоннар куллану; мохитнең тәэсире (яман шеш чиренең 5 проценты -
эш урынында канцерогеннар тәэсире сәбәпле).
Рак китереп чыгара торган тышкы химик факторларга - канцероген матдәләр; физик факторларга - радиация, ультрафиолет; биологик факторларга - вируслар, бактерияләр, зарарлы гадәтләр; ә эчке факторларга - нәселдәнлек, иммунитетның кимүе, хроник авырулар, картаю керә.
Рак белән авыру кешенең яшенә турыдан-туры бәйле. Олыгайган саен, үз сәламәтлегебезгә игътибарлырак булырга кирәк. Даими медицина тикшерүе вакытыннан алда картаюдан котылырга ярдәм итә, чиргә тару куркынычын киметә һәм савыгуга өметне арттыра. Мәкерле яман шеш чире бер дә сиздермичә, авыртуларсыз-нисез генә китереп бәрә. Аны баштагы чорында ачыклау өчен дә кирәк әле ул елга кимендә бер мәртәбә медицина тикшерүе үтү.
Дөньяда ел саен 12,4 миллион кеше рак чиренә дучар була. Соңгы 30 елда бу чир икеләтә артты. 2030 елга фараз түбәндәгечә: ел саен 22 млн. яман шеш чирлеләр билгеле булачак һәм ул зәхмәт елның-елында 17 миллионлап кешене теге дөньяга алып китәчәк (бүгенге көндә ул елына 8,2 миллион тәшкил итә).
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) статистикасы күрсәткәнчә, 2013 елда яман шеш чире Россиядә 288 мең 636 кешенең гомеренә чик куйган. Безнең илдә әлеге чирдән җәфаланучылар янына, 2014 елда тагын 566 мең 970 кеше өстәлгән. Бу төр чирлеләрнең уртача яше - 64 яшь. Татарстанда онкология белән 2014 елда авырый башлаучылар 100 мең кешегә 385 кеше туры килә (Россия буенча алганда бу сан - 373). Ул елны бездә IV стадия яман шеш чирлеләр - 24,5 процент (Россиядә - 26 процент). Татарстанда яман шешкә ел саен 14 мең кеше тарый, андыйларның уртача яше 60-64 ел тәшкил итә. Бу төр чирлеләр Татарстанда - 12,2 процентка, ә Россиядә 5 процентка арткан.
Саннардан күренгәнчә, безнең Татарстанда онкология чирләренең бик тә югары тизлектә артуы күзәтелә. Сәбәпләре - экологиянең начар булуы, кешенең үз сәламәтлегенә төкереп каравы (дөрес тук-ланмау, тәмәке тарту, алкоголь). 2014 елда Татарстанда онкология чире белән 86 мең кеше исәптә торган булган...
Үзебезнең җанга якын Түбән Камабызда онкологиянең торышы ничегрәк соң? Бездә онкология чирле 7 мең кеше исәптә тора. 2015 елда гына авырып китүчеләр 920 кеше булып, шуларның, 266сында яман шешнең IV стадиядә икәне ачыкланган. Бу узган ел чирли башлап исәпкә куелган кешеләрнең 32 проценты дигән сүз. (Татарстан буенча ул - 24,5, ә Россиядә - 26 процент). Чәчләр үрә торырлык, шулаймы? Ә бит «страховая медицина» кертелгәнче һәм сәламәтлек саклау тармагында реформа булганчы Түбән Кама шәһәрендә бу күрсәткеч 18,5-21,5 проценттан артмаган иде...
Бу төр чиргә каршы торуда бары тик онкологлар тырышлыгы гына җитәрлек түгел. Моның өчен барлык табибларның да бердәм эш итүләре һәм медицина ярдәменә өметләнеп үзләре янына килүче авыру кешеләрне онкологлар кебек үк караулары мөһим. Бүгенге сәламәтлек саклау тармагының төп бәласе - табибка үз борыныннан ары карау тыелган булуда (һич тә ялгыш әйтмәдем), ул үз зарын белдерүче кеше әйткән билгеләргә карап кына дәвалый, ә бит югыйсә, иң беренче эш итеп, теге яки бу чиргә китергән сәбәпләрне ачык-ларга кирәк.
Кешенең табиб янына китергән чирен дәвалаудан тыш, аның башка авырткан урыннарын дә карый яки үзе зарланмаса да, ул чирле кешегә тулысынча тикшерелерлек программа төзергә җөрьәт итә икән, ул очракта табибка, «за необоснованный расход страховых денег» өчен штраф салына. Менә шуңа күрә дә, авырып киткән кеше гомере өчен үз өстенә җаваплылык алырга теләмичә, аны бер кабинеттан икенчесенә, төрле лабораторияләргә тинтерәтеп йөртү - гадәти нәрсә. Ихтыяр көчен җигеп, пациент озын-озак айлар дәвамында шуларны үтеп бетергәч инде эшнең узганы, ягъни дәваланыр өчен булган вакытның кулдан ычкындырылганы билгеле була - түзеп була алмаслык авырту-сызланулар аша рак үзен сиздерә башлый. Җай чыккан саен, һәр аудиториядә менә шул гади генә хакыйкатьне раслаудан туктамаганым өчен дә өнәп бетермиләр мине, аеруча, үз һөнәрдәшләрем булган табиблар. Янәсе, мин алар тырышлыгын, хезмәтен юкка чыгарам. Һич тә алай түгел. Әйдәгез, бергәләп карыйк.
Түбән Камадагы 235 мең кешенең 60 меңе балалар, ди. Аларны исәпкә кертмәсәк, эш яшендәге һәм өлкән кешеләр - 175 мең. Шулар арасыннан 7 меңе онкологиягә бәйле чирләр белән исәптә торучылар, ә бу исә һәр 100 кешегә шундый 4 чирле туры килә дигән сүз. Ул 4 чирле арасыннан 1-2сенең авыруын иң соңгы стадиядә ачыклый алганнар. Биш елдан инде аларның нибары 20 проценты гына исән булачак, ә ул вакытка рак белән авыручылар икеләтә күбәячәк... Шәһәрдә эш яшендәге кешеләр бик тә акрынлык белән арта, чөнки институтта укыр яшькә җиткән егетләр һәм кызлар белем алырга китсәләр дә, экологик хәл начар булган Түбән Камага кайтырга атлыгып тормыйлар. Түбән Кама картлар шәһәренә әйләнә бара, чөнки пенсионерлар саны зур тизлектә арта, шунлыктан, бездә төзелә торган заводларда үзебезнең эшче көчне инде волгоградлылар һәм ялланып, акча эшләргә килгән кыргызларның тулы бер армиясе алыштыра. Шәһәре өчен җан атып йөрүче өстәгеләргә уйланыр нәрсә түгелме бу? Әмма, таҗиклар һәм үзбәкләр кул астында булганда, ул хакта уйлап баш катыручы юк.
Иң авыры, онкологлар фикере: «Обнищало население, отказывается от операции, от паллиативного лечения. У них нет средств, обреченно согласны умирать, но только без боли».
Яман шеш чире азган кешеләрне әле йөрәк-кан тамыры, баш мие тамырлары һ.б. авырулар да җәфалый. Алары исә яман шеш аркасында якты дөньядан китүне тагын да тизләтә. Табиблар ярдәменә ышанычы җуелган кешеләр, чарасызлыктан, рактан дәвалануның традицион булмаган алымнары белән дәвалана башлыйлар. Көн саен телевидение тапшыруларында тәкъдим ителә торган БАДлар, төрле гөмбәләр, үлән катнашмалары җитди рәвештә дәваланырга тиешле пациентның соңгы тиеннәрен суыру ысулы гына бит... Иң яхшысы, үзең ышанучы һәм үзеңне тыңлый белүче табиб-онкологта дәвалану, аңа күренү.
Рак - Алланың һәр бирмеш көнендә үләргә әзерләнү өчен түгел, ә һәр туган таңны, һәр яңа көнне күрә алуың, бу җирдә яшәвең өчен куанырга бер сәбәп.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: