Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Һәр баланың индивидуаль икәнен онытмау зарур

Түбән Кама хастаханәләре яшь табиблар белән ел саен тулыланып килә. Менә Гөлинә Комлева да 2нче поликлиникада педиатр булып ике елдан артык эшли. Үзе әйтүенчә, табиб булырга балачактан хыялланган. Мәктәпне тәмамлагач, Ижау медицина академиясендә белем алган, аннары Түбән Камага эшкә килгән. Яшь табиблар өчен биредә шартлар да яхшырак, арендага торак та бирелә. Хезмәттәшләре дә, җитәкчелек тә кирәк вакытта ярдәмгә килә.

– Дус хатыннардан, күршеләрдән сорашканчы, беренче чиратта, табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Әниләр балаларына прививкалар ясатырга да курка, шуңа күрә аларның куркыныч булмавын аңлатырга кирәк. Шунысы да бар, яшь әниләр табиб сүзен тыңлый, кушканны үти, уртарак яшьтәгеләргә ни дә булса аңлату, төшендерү кыен, – ди Гөлинә Комлева.
Социаль челтәрләрдә әниләр балалары турында сораулар бирсә, шунда бер «белдеклесе» табылып, диагноз куя, киңәшләрен бирә. Әмма һәр бала индивидуаль икәнен һәм гади генә авыру да һәркайсында төрлечә үтүен онытмаска кирәк. Бәхеткә, табибәнең участогында (ә анда 1200 кеше исәптә тора) «интернетта башкача язылган» дип каршы килүче әниләр юк.
Гөлинә Комлева дәвалаганда элекке алымнарны да файдалану, мәсәлән, ингаляция ясау, тамак чайкау әйбәт, дип саный. Әмма, әйтик, борын тишегенә суган согы, күкрәк сөте тамызу; температурасы югары булса, аш серкәсе яки спирт белән уу (ышку) кечкенә баланың сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин.
– Соңгы вакытта тын юлларының кискен ялкынсынуы очраклары ешайды. Шуңа күрә, әти-әниләргә берничә киңәш бирәсем килә: дөрес тукланыгыз, яшелчә һәм җимешләрне өстәлдән өзмәгез, саф һавага чыгарга онытмагыз, витаминнар кабул итегез, – диде табибә.
Фото Г. Комлеваның архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев