Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Прививкадан курыкмагыз

Ата-аналарныж кайберләре прививкалардан баш тарта. Янәсе, прививкаларның балага зыяны булуы мөмкин. Бу чынлыкта да шулаймы соң? Балаларга төрле яшьләрдә куркыныч инфекцияләрдән саклый торган берничә прививка ясала: В гепатиты, туберкулез, дифтерия, йогышлы тартышу (столбняк), бума ютәл (коклюш), кызамык (корь), колак яны бизе шешү (паротит), арка миенең соры матдәсе ялкынсынуы (полиомиелит) һәм...

Ата-аналарныж кайберләре прививкалардан баш тарта. Янәсе, прививкаларның балага зыяны булуы мөмкин. Бу чынлыкта да шулаймы соң?
Балаларга төрле яшьләрдә куркыныч инфекцияләрдән саклый торган берничә прививка ясала: В гепатиты, туберкулез, дифтерия, йогышлы тартышу (столбняк), бума ютәл (коклюш), кызамык (корь), колак яны бизе шешү (паротит), арка миенең соры матдәсе ялкынсынуы (полиомиелит) һәм гриппка каршы.
Прививкалар ясауның төп максаты - иммунитет (авыруга бирешмәүчәнлек) булдыру. Прививка ясау нәтиҗәсендә организмда авыруларга каршы ак кан тәнчекләре ясала. Алар организмга кергән микробларны юк итәләр яисә көчсезләндерәләр. Хәзерге вакытта төрле авырулары булган балаларга ясый торган яңа төр вакциналар чыгарылды. Даими прививкалар ясау нәтиҗәсендә элек бик куркыныч авыру саналган чәчәк (оспа) авыруы тулаем бетерелде дип санарга була. Ә кызамык, дифтерия, коклюш, столбняк кебек авырулар күпкә азайды. Ләкин, әле тынычланырга иртәрәк. Чөнки ата-аналарның күпләп прививкалардан баш тарту нәтиҗәсендә бу авырулар яңадан баш калкытырга мөмкин.
Мәсәлән, туберкулез авы-руының ни дәрәҗәдә куркыныч һәм тиешле дәвалану үтмәгән очракта үлем белән тәмамланырга мөмкин булуын беләсездер. Вакытында прививка ясату - туберкулез авыруына каршы иң нәтиҗәле чара булып тора.
Сүз уңаеннан, статистика нәтиҗәләренә күз салсак, прививка алмаган 3 яшькәчә балалар арасында авыр үтә торган пневмония, менингит, остеомиелит авырулары еш очрый, алардан үлем очрак-лары да юк түгел.
Әти-әниләрнең кайберләре прививкадан баш тартуын «Мин баланың организмын даими чыныктырам, безнең организм йончымаган, хәлсезләнмәгән», дип дәлилләргә тырыша. Тик күпләп прививкалардан баш тарткан очракта сез сәламәт дип санаган балага авыру тиз йогарга мөмкин. Шуңа күрә, балага прививка ясатуга каршы килгәнче шуны онытмагыз: авыруны булдырмау, дәвалауга караганда күпкә җиңелрәк. Һәр ата-ана балаларының сәламәт булып үсүләрен тели. Ә прививкалар баланың организмын авырулардан саклый һәм алар бик кирәк. Бүген балаларга ясый торган прививкалардан баш тартып, без балабызның сәламәтлеген куркыныч астына куябыз түгелме?..
Прививкадан баш тартырга, моның белән балаларны да куркытырга кирәкми. Чөнки без башта баланың сәламәтлеген тикшерәбез. Мәсәлән, бала ОРВИ белән авырганнан соң, прививкалар 1 айдан соң гына ясала. Сүз дә юк, прививкадан соң бала бераз авырып алырга мөмкин. Бу очракта балага күбрәк ятып торырга, күп итеп су эчертергә кирәк. Төрле процедуралар, мунча керү, физик күнегүләр ясау, экскурсиягә чыгуны да берәр атнага кичектереп торырга киңәш итәбез.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев