Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Прививка ясатыгыз

Түбән Камада вакцинацияләү дәвам итә. Шушы көннәрдә шәһәргә 36 мең 690 «Грипол +» вакцинасы кайтартылган.

Табиблар белдерүенчә, грипп һәм төрле йогышлы авырулар ноябрь-декабрь айларында көчәергә мөмкин. Шуңа күрә үзегезне вируслардан сакларга теләсәгез, прививка ясатыгыз. Вакцина ясатканнан соң иммунитет ике атна эчендә барлыкка килә. Хәзерге вакытта халыкның 40 процентына прививка ясалган. Октябрь ахырына кадәр аны тагын 70 мең кешегә ясау планлаштырыла. 
Прививканы яшәү урыны буенча 1 нче поликлиникада (Менделеев ур., 46) һәм 2 нче поликлиникада (Төзүчеләр ур., 10д) ясатып була. Тулырак мәгълүматны беренче каттагы регистратурада алырга мөмкин. Үзегез белән паспорт һәм полис алып килегез.  
Фото НЦРМБ сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев