Туган як

Паразитлар куркынычмы?

Паразитлар һәр кешедә бар. Алар тәннең теләсә нинди әгъза күзәнәк-ләрендә булырга мөмкин, калын эчәктә генә дә берничә төре яши. Ашаказаны-эчәк паразитлары кислородсыз мохитта да үрчи ала, әгъзаларга исә алар имгеч, ыргакчыклар ярдәме белән ябышалар. Әмма табиб тарафыннан тәкъдим ителгән дарулар, күп очракта, авыруны түгел, ә нәтиҗәсен бетерә. Суалчан - кешедә...

Паразитлар һәр кешедә бар. Алар тәннең теләсә нинди әгъза күзәнәк-ләрендә булырга мөмкин, калын эчәктә генә дә берничә төре яши. Ашаказаны-эчәк паразитлары кислородсыз мохитта да үрчи ала, әгъзаларга исә алар имгеч, ыргакчыклар ярдәме белән ябышалар. Әмма табиб тарафыннан тәкъдим ителгән дарулар, күп очракта, авыруны түгел, ә нәтиҗәсен бетерә.
Суалчан - кешедә тереклек итүче иң борынгы паразит. Авыру кеше аны тоймаска да мөмкин. Йомыркаларын ачыклауда анализ ясау да күп очракта нәтиҗә бирми. Аның организмга эләгү юллары бик гади:
- тиешенчә эшкәртелмәгән сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, ит, балык аша;
- тузан һәм туфрак аша, шулай ук, кулларны юмаган яки пычрактан ялан-аяк йөргәндә;
- эчә торган яки бассейндагы су аша;
- суалчанны йоктыручы бөҗәкләр тешләгәч;
- йөкле анадан балага; авыру кешедән кан, төкерек, күкрәк сөте, үбешкәндә, ризык аша, мәни (сперма) аша;
- этләр, мәчеләрдән.
Паразитларның төрле авырулар китереп чыгарырга сәләтле икәнен беләсезме? Мисал өчен, астма еш кына аскаридалар, бабасыр аркасында барлыкка килә; ашказанасты бизендә трематод булу кайвакыт шикәр чиренә китерә; экзема һәм псориаз чирләренең сәбәпчеләре - аскаридалар һәм фасциола паразитлары. Карындагы баланың организмына хламидияләр һәм трихомонадлар керергә мөмкин. Геморрой барлыкка килүнең сәбәбе - туры эчәктә бабасыр булу. Еш кына паразитлар китереп чыгарган авырулар балалар һәм өлкәннәрнең психик яки физик үсешен тоткарлый. Алар аркасында килеп чыккан авырулар арасында - шулай ук, психик авырулар (50 процент очракларда), баш авырту, кариес, парадонтоз, кайчак - күз авырулары, суык тию, эпилепсия, гепатит, уретрит һ.б. бар.
Чирнең билгеләрен күрү авыр түгел:
- косасы килә башлый, бер сәбәпсез эч авырта, еш кына бәдрәфкә йөрү ихтыяҗы туа яки, киресенчә, кеше берничә көн тышка чыгып булмый;
- тәнгә кычыта торган кызыл таплар чыга;
- төнлә йоклаганда тешләрне шыгырдата башлау;
- озак вакытка сузылган коры ютәл;
- җылы якка барып кайткач, тәндә кычытып торган тимгелләр чыга;
- баскычка менгәндә, аяклар авырта башлый, бит шешенә.
Пациентларны кабул иткәндә, беренче тикшерү вакытында ук авыруның билгеләрен күреп була, ул да булса: аяктагы гөмбәчек, касыкта - тимрәү, тире һәм җенси әгъзаларда папиллома вируслы тимгелләр, иреннәрдә герпес. Җитди авыруның тагын нинди дәлилләре булырга мөмкин?
Мондый вакытта, кичекмәстән, табибка мөрәҗәгать итү зарур. Дәвалау никадәр иртәрәк башланса, савыгу шулкадәр тизрәк булыр. Табиб белән киңәшмичә, үз-үзегезне дәвалау белән шөгыльләнмәгез.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең һәм Татарстанның
атказанган табибы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: