Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Өстәмә тикшерү узачаклар

Быел диспансеризациядә үзгәрешләр бар.

Бу хакта үзәк хастаханә баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Татьяна Рәхимова хәбәр итте. Диспансеризациянең икенче этабында тире онкологиясендә шик булса, кешегә дерматологка һәм дерматоскопиягә юллама биреләчәк. Шикәр чирендә шик булса, махсус анализ билгеләнәчәк. Ул авыруның хәтта яшерен формасын ачыклый ала.

Гомумән, диспансеризациянең икенче этабы вакытында түбәнкамалылар тар белгечләрне йөреп чыга һәм өстәмә тикшерүләр уза. Беренче этапта барысы да флюрография ясата, шикәр һәм холестерин күләмен билгеләү өчен кан тапшыра.

Хатын-кызлардан өч елга бер тапкыр – цитологиягә, 39-57 яшьтә ел саен онкология авыруына мазок алалар. Ирләр исә 45-65 яшьтә канны простата антигенын ачыклауга тапшыра. 40 яшьтән соң канга гомуми анализ ясала, күз басымы тикшерелә, хатын-кызлар елына ике тапкыр маммография уза. 35 яшьтән соң йөрәкне тикшерәләр, 45 яшьтә ФГДС билгеләнә. Быел диспансеризацияне 53 мең кеше үтәргә тиеш.

Фото: https://ntr-24.ru/#

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев