Туган як

Остеопороз –нәрсә ул?

Остеопороз авыруы кешенең сөякләре көпшәкләнү белән бәйле. Бу вакытта сөякләрнең тыгызлыгы, ныклыгы югала. Авыру скелетның барлык сөякләре зарарлану белән куркыныч. Бүгенге көндә аның белән Россиядә һәр өченче кеше авырый.

Остеопороз күбрәк гүзәл затларда, бигрәк тә 40-50 яшьлекләрдә очрый. Ул шулай ук климакс вакыты белән бәйле, чөнки хатын-кыз организмында эстроген гормоны кимү сәбәпле, организмнан кальций юылып чыга. Сөякләрнең авырлыгы  кими, алар иләккә охшап кала, шул сәбәпле тиз сынучан була.
Остеопороз авыруының килеп чыгу сәбәпләре төрле. Ул нәселдән дә килә; эчәкләрнең ялкынсынуы һәм тиешенчә эшләмәве, дөрес тукланмау, спиртлы эчемлекләр куллану, күп кофе эчү, тәмәке тарту организмнан кальцийны юып чыгара; физик күнегүләр ясамау, физик эш белән шөгыльләнмәү мускулларның көчсезлегенә, кибүенә, таушалуына китерә. Артриттан юньләп дәваланмау, организмда кальций, Д-витамины җитмәү, күп дару, гормоннар куллану да сөякләргә начар тәэсир итәргә мөмкин.
Авыру билгеләренә кеше күп вакыт игътибар бирми. Үзгәрешләрне вакытында күреп алу дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга мөмкинлек бирә. Остеопорозның төп билгеләре:
– кайчак бер сәбәпсез сөякләр, бигрәк тә умыртка сөяге сызлый башлый, чатный, хәтта кочаклаудан да тән авырта; 
– элек төз булган гәүдә бөкрәя төшә, умыртка сөяге бөгелә, нәтиҗәдә, кешенең буе берничә сантиметрдан алып хәтта 10 сантиметрга кадәр кыскара;
– бот сөяге сына; 
– төнлә аякны көзән җыера.  
Остеопороз булмасын дисәгез, чарасын алдан күрү мөһим. Кальций һәм Д-витаминлы ризыклар ашагыз. Мәсәлән, брокколи кәбестәсе, урман чикләвеге, соя борчагы, шыттырылган бодай, сарымсак, шалкан яфрагыннан салат, йомырка, диңгез ризыклары, балык итен көндәлек рационга кертергә тырышыгыз.     
Сөякнең 90 проценты кальцийдан торганын онытмагыз. Ул җитми икән – сөяк көпшәкләнә. Әмма кальций организмда дөрес урнашсын өчен, магний кирәк. Ә бу витамин миндаль төшендә, диңгез балыкларында, сөтле ризыкларда җитәрлек. Сөякләр нык булсын өчен шулай ук аксымны – ит ризыкларын күбрәк ашарга кирәк.
Мускуллар – сөякләр аптекасы, алар эченнән бик күп кан тамырлары үтә. Кан әйләнешенең яхшы булуын, организм өчен кирәкле матдәләрнең кан аша тиешенчә урнашуын теләсәгез, көн дә физик күнегүләр ясагыз.
Зөлфия САЛАВАТОВА, медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы.
Фотода: язма авторы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: