Туган як

Онкологиягә каршы көрәшәләр...

Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, 2016 ел онкология чиренә каршы көрәш елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Түбән Каманың сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ясаган докладында, бу мәсьәлә хакында җентекләп сөйләде. Аерым алганда, ул соңгы өч елда онкология авыруларын анализлау нәтиҗәләренә тукталды....

Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, 2016 ел онкология чиренә каршы көрәш елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Түбән Каманың сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәхимова җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ясаган докладында, бу мәсьәлә хакында җентекләп сөйләде.
Аерым алганда, ул соңгы өч елда онкология авыруларын анализлау нәтиҗәләренә тукталды. Баксаң, бу чорда әлеге чирдән үлү очраклары - Казан, Яр Чаллы, Әлмәткә караганда һәм, гомумән, республика буенча алганда, безнең химияле муниципаль районыбызда азрак икән бит...
Бу чиргә юл куймау максатыннан күрелгән төп чаралар нәтиҗәсе буларак, диагноз куйганнан соң бер ел эчендә яман шештән үлүчеләргә кагылышлы күрсәткечләр безнең муниципаль районда инде өч ел рәттән бер урында тирбәлә икән. Хәтта әле 2015 елда ул күрсәткеч Казан, Әлмәт районы һәм республикадагыга караганда кимрәк булган, дип раслый Венера Рәхимова.
Быел билгеле булган яман шеш очракларының күпчелеге IV стадиягә туры килә. 2015 елда бу төр чире соңгы чигенә җиткәннәр 17 процентка арткан, рак I һәм II стадиядә ачыклавы мөмкин булмаган эчке органнарга - үпкәгә, эчәклекләргә, ашказаны асты бизләренә таралган иде. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы В.Рәхимова әйтүенчә, бу елның узган өч аенда, 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч үзгәрмәгән икән - 29 процент тәшкил иткән.
Шеш авыруына китергән сәбәпләргә В.Рәхимова аерым тукталды. Аның сүзләренчә, тикшерү нәтиҗәсендә, безнең муниципаль районда яман шеш чирләреннән үлүгә китергән сәбәпләр ачыкланган һәм алар түбәндәгеләр икән: үлемнең 22 процентына - чирле кешенең участок табибында диспансерлык исәбендә тормавы; 8 процентына - чирләп үлгән кешенең гәүдәсен ярып карагач кына ачыкланган булуы (исән чагында медицина ярдәме алу өчен табибларга мөрәҗәгать итмәгән); 58 процентына - чирнең тиз арада таралуы; 21 процентына - 102 кешенең тиешле диспансеризация үтмәве; ә 29 процентына чир тәмам азгач кына исәпкә алынуы сәбәп булган.
2015 елда диспансеризация уздырганда ачык-ланган яман шешкә бәйле 100 очракның яртысын (48 кеше) диярлек сөт бизләре рагы тәшкил итә. Аларның барысы да башлангыч стадиядә чакта ук ачыкланган. Икенче урында - простата рагы (33 кешедә). Өченче урында - эчәклектәге рак (4 очрак).
«Диспансеризация онкологик чирләрнең 70 процентын башлангыч стадиядә үк (7 процентын - соңгы стадиядә) ачыклау мөмкинлеге биргәнен дә искәртик», - дип басым ясап үтте Венера Рәхимова. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы әйтүенчә, бу бик тә яхшы күрсәткечләр булып, чирне нәтиҗәле дәвалау өчен, медицина процедурасын булдыра алганча иртәрәк ачыкларга кирәк.
«Шул ук вакытта бу чир буенча күрсәткечләр артыр дип курыкмыйбыз, - дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин. - Диспансеризацияне халыкның йөз проценты үткәндә амплитуда югарыга үрмәләячәк. Әмма бу төп күрсәткеч түгел. Иң мөһиме - чирне вакытында ачыклау кеше гомерен саклап калу мөмкинлеге бирәчәк».
Башлык сүзен куәтләп, үз чиратында, Венера Рәхимова халыкның диспансеризация үтүен сәламәтлек өчен шанс булуын һәм аның кыйммәтле тикшеренүнең бик күп төрләрен бушлай узу җае бирүен дә искәртте. Шулай ук, ул барлык оешмаларның да үз хезмәткәрләрен диспансеризация уздыру мәсьәләсенә җаваплы карамауларын телгә алды. Айдар Метшин моны дәүләткә каршы бару дип атады һәм һәрбер коллективта диспансеризация уздыруга җаваплы кешеләр билгеләргә кушты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: