Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Оешмаларга үзләре килә

Эпидемия сезонында сулыш алу юллары инфекцияләрнең яңадан-яңа очраклары теркәлә. Хастаханәләрдә пневмония һәм коронавирус белән авыручылар кимеми. Табиблар, өстәмә авырулар «эләктермәс» өчен, вакытында вакцина ясатуның әһәмиятен ассызыклыйлар.

Түбән Кама үзәк хастаханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта 92104 кеше вакцина ясаткан. Бу халыкның 55,6 процентын тәшкил итә. Белгечләр фикеренчә, «коллектив иммунитет» барлыкка килү өчен, прививка ясатучылар саны 60 процентка җитәргә тиеш.
Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада ясатырга мөмкин. Хәзерге вакытта предприятиеләргә һәм оешмаларга йөрүче бригадалар да бар. Алар белән алдан килешү төзелә. Прививка ясатырга теләүчеләр саны 25тән ким булмаган очракта, медицина хезмәткәрләре килеп, вакцина ясый. Бригада чакырту өчен 8(8555)24-31-67 номерына шалтыратырга кирәк.

Фото:https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев