Туган як

Наданлыкмы, оялумы?

100 мең инглиз иреннән һәм хатыннарыннан сораштырудан соң, галимнәр кызыклы нәтиҗә ясаганнар. Алар өчен уртак тормыш нык булуның нигезе – ир белән хатын арасында тугрылык булу һәм бер-береңне ихтирам итү. Җенси тормыш бары өченче урында гына тора.

Россиядә кардиолог булып, нигездә, хатын-кызлар гына эшли. Әмма авыруларның күбесе – ирләр. Табиблар алардан җенси тормышта булган проблемалары турында сорашмый, билгеле. Авырулар да куркалар, дөресрәге, оялалар. Гомумән, ирләр дәваханәгә сирәк йөри. Килсәләр дә, табиб сәбәбен сораса, «хатын җибәрде» дип җавап бирәләр. Димәк, хәләл җефетләре күзәтүчән: җенси якынлыкка битараф булуны, көчсезлекне йөрәк авыруы белән бәйли ала. 
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматы буенча, инфаркттан үлү урта яшьтәге ирләрнең яртысында  йөрәк авыруына бәйле түгел.  Күп кенә көчле зат эректиль дисфункциядән (җенси көчсезлек) җәфалана. Әлеге авыруы булган 55 яшьтән яшьрәк ирләрнең кискен инфаркттан үлү куркынычы дистәләрчә мәртәбә арта. Мондый кешеләр кардиолог пациентлары булырга тиеш. Фикеремнең нигезе –  эректиль дисфункция һәм үлем белән тәмамланган инфарктның  сәбәбе бер. Ул да булса – рефлектор ишемияле атеросклероз, авырырга 3-4 ел кала кешенең җенси тормышы бозыла. 
Бу табибларны да, авыруларны да уйландырырга тиеш. Проблемаларны вакытында ачыклап чара күрү мөһим.
Инфаркт кичергән кешеләр еш кына «җенси мөнәсәбәткә керү чираттагы инфарктка яки үлемгә китерергә мөмкинме?» дип сорый. Дөрес итеп дәваланган һәм табиб киңәшләрен үтәгән очракта авырлык килми, хәтта киресенчә...
Шунысы да бар: менопауза башлангач, хатын-кызлар шулай ук кыен хәлдә кала. Җенси якынлык вакытында авыртулар барлыкка килә. Шуңа күрә алар да ирләреннән кача, ояла. Нәтиҗәдә, ике як та бер-берсенә суына. Озак вакыт тыелып тору аркасында ирләрнең җенес бизләрендә  үзгәрешләр барлыкка килә, тестостерон күләме азая. Бу инфаркт белән генә чикләнми, умыртка баганасында, оча сөягендә авыртулар барлыкка килә. Хатын-кызда диабет килеп чыга. Шуңа күрә дәвалауны  гормональ фонны өйрәнүдән, ирләрдә тестостерон, хатыннарда эстроген җитмәүчелекне бетерүдән башларга кирәк. Әмма мәсьәлә наданлыгыбызга, «бу турыда әйтү яхшы түгел» диюгә барып төртелә. 
Узган ел без Сочи шәһәрендә узган табиблар съездында катнаштык. Бирегә килгән күп кенә фармацевтик фирмалар гипоандрогения авыруын дәвалау өчен ир-ат гармоннарын тәкъдим иттеләр. Түбән Камага кайтып, хезмәттәшлек турында сөйләшкәч, барлык дәваханәләр бу даруны сатудан баш тарттылар. Әмма кешеләр аны Яр Чаллыга барып алалар. 
Табиблар кешеләрнең бу проблемаларына күзләрен йома, җентекләп тикшерми, дару язмый, шуңа да даруханәләр ул даруларны кайтармый. Аларга, нигездә, еш кулланыла торганнарын кайтарту һәм кыйммәт бәягә сату уңайлырак.   
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ, Россиянең атказанган табибы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: