Туган як

Мәкерле шикәр чире

Әгәр дә Украинадагы хәлләрне баштан күзәтеп барган булсагыз, игътибар иткәнсездер: Украинада тыныч халык каны коелган иң куркыныч көннәрдә, Киевтагы яңа хөкүмәт шикәр чирлеләрне инсулин белән тәэмин итү өчен Европа берлегеннән 50 миллион доллар сорап алулары турында зур горурлык белән хәбәр итте. Хәтта, сугыш вазгыяте шартларында да диабетка шундый мөнәсәбәт -...

Әгәр дә Украинадагы хәлләрне баштан күзәтеп барган булсагыз, игътибар иткәнсездер: Украинада тыныч халык каны коелган иң куркыныч көннәрдә, Киевтагы яңа хөкүмәт шикәр чирлеләрне инсулин белән тәэмин итү өчен Европа берлегеннән 50 миллион доллар сорап алулары турында зур горурлык белән хәбәр итте. Хәтта, сугыш вазгыяте шартларында да диабетка шундый мөнәсәбәт - шикәр чиренең кешелек цивилизациясе өчен никадәр зур фаҗига, куркыныч икәненә дәлил.

Татлы ризыкны чамадан тыш куллану, көннәр буе утырып эшләү, җәяү йөрмәү симерүгә һәм шикәр диабетына китерә. Нәтиҗәдә, сәламәтлек саклау тармагын әлеге чирдән интегүчеләрне бушлай дару белән дәвалауга бик күп суммада акча тотарга этәрә. Бүгенге көндә, башлыча, табиблар бу чирне стандарт ысул булган инсулин ясау юлы белән дәвалыйлар.

Диабетка тарымау өчен, ниләр эшли алабыз соң? Әйдәгез, шул хакта сөйләшик.

Иң элек, беренче тип диабетка (СД-1) тукталыйк. Бу тип шикәр чире булганда, иммун системасы, хаталанып, кешенең үз организмының бер өлешен чит кеше организмыныкына санап, аңа антитәнчекләр - аерым аксым (белок) белән һөҗүм итә. Гадәти халәттә, ул аксым организмдагы микробларны, шеш күзәнәкләрен һ.б. куркынычлы "чит"ләрне нейтральләштерергә тиеш.

Ә бу авыру очрагында, ашказаны асты бизенең инсулин гармоны эшләп чыгаручы эндокрин күзәнәкләре (алар кандагы шикәрнең - глюкозаның тән тукымаларына таралуын тәэмин итә) җимерелә. Ә ул, ахыр чиктә, үлемгә илтә. Шуңа күрә дә авыру кешегә даими рәвештә инсулин уколы ясарга туры килә.

Гадәттә, бу төр шикәр чире белән кеше бала вакытыннан яки үсмер чагыннан ук авырый һәм гомере буе инсулин уколы ясарга мәҗбүр була.

Дәвалауның альтернатив алымы яклылар, бу чиргә китергән сәбәпләрне һәм аңа каршы көрәш мәсьәләсендә бакша карашта торалар. Алар фикеренчә, диабетны кисәтеп һәм диета саклау юлы белән дәвалап була.

Сыер сөте һәм диабет

Бу тип шикәр чире килеп чыгуга сыер сөте сәбәп булуына фәнни дәлилләр бар. Мәсәлән, Финляндиядә узыдырылган бер тикшерү барышында әле яңа гына СД-1 диагнозы куелган 100дән артык баланың канына анализ ясаганнар. Аларның барысында да сыер сөте аксымына карата югары дәрәҗә антитәнчекләр табылган. СД-1нең, гомумән, аллергия реакциясе нәтиҗәсе булуы ихтимал.

Фин тикшеренүчеләре ясаган нәтиҗәгә өстәмә буларак, Италия галимнәре СД-1 белән сыер сөтен куллану арасында турыдан-туры бәйләнеш барлыгын ачыклаганнар: илнең сөткә өстенлек бирүче төньягында шикәр чирлеләр дә күбрәк булып чыккан.

Әгәр дә шикәр чиренә китергән сәбәп сөт икән, сөт һәм сөт ризыгын бөтенләй ашамаска кирәк. Бу күзәнәкләр җимерелүне туктату һәм уколсыз яшәү мөмкинлеге бирә яисә инсулин дозасын сизелерлек киметү җаен ача. Үз вакытында сыер сөтеннән баш тарту диабет үсешен тоткарлый. Әгәр дә гаиләгездә кемдә дә СД-1 булса, ә балаларыгызда ул табылмаган икән, аларга сөт ризыгы бирмәгез.

Глютен

Глютен (клейковина) - бөртеклеләр көрпәсендәге аксым. Ул бодайда бик күп, ә арпада, солыда, арышта бик аз. Ә дөге, кукуруз һәм карабодайда, гомумән, юк.

Нәселдән килә торган, глютенны күтәрә алмаучы аллергия чире (целиакия) бар. Сабыйларда ул эч китү, анемия һ.б. аша чагыла.

Балаларда СД-1 булмасын өчен, әле генә санап кителгән бөртеклеләрне, һәм, шулай ук, составында он, ярма белән беррәттән, үсемлек аксымы, солод экстракты һ.б. булган әзер ашлар, соуслар, сосискалар, туңдырма һ.б ашамаска кирәк. Глютенсыз ризык әзерләүгә кагылышлы киңәшләр җитәрлек.

Атнага 3-4 мәртәбә 35-40 минут физкультура белән шөгыльләнү инсулинга бәйлелекне 20-25 процентка киметү, ягъни инслин уколын азрак ясау җае бирә. Аэробик күнегүләр, тиз йөрү, йөгерү һ.б. белән шөгыльләнү дә файдалы.

Ниацинамид СД-1дән иң төп дәва чарасы булып санала. Аның югары дозасы СД-1нең башлангыч сатдиясендә ашказаны асты бизләре күзәнәкләрен саклап кала һәм, нәтиҗәдә, инсулинга ихтыяҗ юкка чыга яки кими.

Диабет диагнозы куелган балаларга көненә өч мәртәбә - 0,5 гр., ә олыларга 1 гр. исәбеннән ниацинамид кабул итәргә тәкъдим ителә. Әгәр күңел болгана икән, дозаны киметергә кирәк. Бу препаратны әлеге дозаларда бары тик табиб күзәтчелегендә генә кабул итәргә кирәк.

Якынча, шикәр чире очракларының 5-10 процентында инсулинга бәйлелек күзәтелә. Бу чирне кайчагында үсмерләр диабеты дип тә атыйлар, чөнки ул диагноз, нигездә, 20 яшькә кадәрге чорда билгеле була.

Кече йомышыгыз белән бәдрәфкә бик еш йөрсәгез, аппетитыгыз артса, яки тамагыгыз кибеп интектерсә, хәлегез китсә, тора салып ябыксагыз, аңыгызны җую чигенә җитсәгез, кичекмәстән, табибка күренегез. Әгәр дә хәлегез авырайса, кичектерегесез ярдәм чакыртыгыз.

Шикәр чире турында сөйләшүебезне алга таба дәвам итәрбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: