Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Мин балалар өчен эшлим»

Түбән Кама перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге табибы Зөлфия Хәйретдиновага «ТРның атказанган табибы» исеме бирелде.

Зөлфия ханым Казан дәүләт медицина университетының педиатрия бүлеген тәмамлап, 1989 елдан балалар поликлиникасында педиатр булып эшли. Ул - шәһәркүләм «Призвание-2012» премиясенең «Елның иң яхшы табибы» номинациясе җиңүчесе, «Яраткан балалар табибы–2013» конкурсының «Изге йөрәк» номинациясендә җиңүче, шулай ук республикакүләм «Ак чәчәкләр–2017» конкурсында «Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясе лауреаты.
– Мондый бүләкне алу – минем өчен зур дәрәҗә. Мондый исем кечкенә авыруларга биргән 30 еллык хезмәтемә бәя бирү дип уйлыйм. Мин һәрвакыт алар өчен тырышам. Хезмәтем өчен иң зур бүләк – савыккан балаларның елмаюлары һәм әти-әниләренең рәхмәт сүзләре, – ди Зөлфия Хәйретдинова. 
Фотода: Зөлфия Хәйретдинованы шәһәр мэры Айдар Метшин бүләкләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев