Туган як

«Мин аларның җаннарын дәвалыйм...»

Узган елның июль аенда Түбән Кама үзәк дәваханәсендә клиник психолог, башкача әйткәндә, медицина психологы кабул итә башлады. Поликлиника регистраторлары һәм кабул итү бүлмәсе хезмәткәрләре белән тренинглар уздыру белән беррәттән, Гөлсөяр Исмәгыйлева (фотода) авыруларны да кабул итә. Ул Казан дәүләт медицина университетының психиатрия факультетын тәмамлап, «клиник психолог» белгечлеге алган.

– Нигездә, миңа килүче авыруларга терапевтлар һәм тар белгечләр юллама бирә. Табиблар – аларның тәннәрен, мин җаннарын дәвалыйм. Билгеле, авырганда кешедә депрессия башланырга, төрле астеник халәт барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, кеше йоклый алмый интегә, караңгыдан курка башлый. Бу вакытта, әлбәттә, психолог ярдәме кирәк, – ди белгеч. – Әлегә дәваханәдә мин – бердәнбер психолог, бу аз. Мисал өчен, шәһәребезнең балалар дәваханәсендә, дүрт белгеч кабул итә. 
Гөлсөяр Исмәгыйлева  әйтүенчә, психологка ихтыяҗ зур. Бигрәк тә яшьләргә яшәү кыенлаша бара: эш, кредитлар, ипотека... Алар арый, депрессиягә бирелергә мөмкин. Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар булган вакытта психолог ир белән хатынны да кабул итә. 
– Беренче мәртәбә килгән кешеләрне 50 минут кабул итәм, аннары 30-35 минут. Һәр авырудан соң миңа бераз ял кирәк, чөнки кеше елап, бушанып,  проблемаларын калдырып чыгып китә. Мондый халәттә шунда ук икенче авыру белән эшли башларга кыен, – дип аңлата белгеч. 
 Иң катлаулы очракны ул яхшы хәтерли. 34 яшьлек хатынга онкология диагнозы куйганнар. Ул  көтелмәгән хәбәрдән шок хәлендә кала, аннары депрессиягә бирелә, беркем белән дә аралашмый, уйлары да – чире турында гына. Ә якыннары бик теләсә дә, ярдәм итә алмый. Бу вакытта иң мөһиме – авыруның игътибарын читкә юнәлтү. Вакытны күбрәк балалары белән үткәрергә, ниндидер мавыктыргыч шөгыльләр табарга кирәк. Рухы сәламәт кешенең авыруын дәвалау җиңелрәк. 
– Яшьләр күбрәк яшьтәшләре белән уртак тел таба алмаудан, әти-әниләре белән мөнәсәбәтләре начар булудан зарлана. 16-17 яшьлек үсмерләр үзләрен җитлеккән шәхес итеп тоя, мөстәкыйльлеккә омтыла. Ата-ана да үз баласына начарлык теләми, киресенчә, киңәш бирергә, ярдәм итәргә әзер, – ди Гөлсөяр. 
Тагын бер проблема – яшьләрнең бер-берсе белән аралашмавы. Дөрес, алар интернет челтәрләрендә актив язышалар. Әмма виртуаль аралашу вакытында кешенең мимикасы күренми, тавышы ишетелми, хисләрне, эмоцияләрне белдереп булмый. Бу – бик тә алдаучан дөнья.  
Шулай да, өлкәннәр белән аралашу авыррак. Алар үзләрен начар хис итсә дә, үткәннәргә, начар хатирәләргә «ябышкан», дөньяга карашларын үзгәртү кыен. Бу яктан яшьләр белән эшләү җиңелрәк. 
– Шундый очраклар да була: кайберәүләр минем проблемам бар дип килә, әмма күпмедер вакыт сөйләшкәч, аңа психолог ярдәме кирәк булмавы ачыклана. Кешеләргә эчләрен бушатырга кирәк. Шуңа күрә андыйлар белән әңгәмә үткәрәм, киңәшләремне бирәм, – ди психолог. 
Авыруның савыгуын ничек күреп була? Белгеч әйтүенчә, беренче чиратта, йөзләре үзгәрә. Сулган тире матурланып китә, сүнгән күзләр ялтырый башлый, гәүдә торышы да башка. Кеше турая, адымнары төз һәм ышанычлы була. Савыккан кешеләр арасында шалтыратып, рәхмәт әйтүчеләре дә байтак. 
Иң авыр вакыт көзен-кышын була. Урамда суык, кояш күренми... Нишләргә? Белгеч бу вакытта шулай ук нинди дә булса шөгыль табарга киңәш итә. Биюгә язылырга, спортзалга йөрергә мөмкин. Бигрәк тә бер урында утырып эшлисез икән, урамда күбрәк йөрергә, актив булырга кирәк. Эшегез активлык таләп итсә, киресенчә, тынычлыкта ял итү файдалырак: китап укыгыз, ятып торыгыз. Хәзер яз җитте, җылы һава, якты кояш рухи сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Кәефегезне күтәрергә теләсәгез, ешрак урамга чыгыгыз. 
– Эшемдә иң мөһиме – кешене депрессиядән, авыр халәттән «тартып чыгару». Моны эшли алуымны үзем өчен зур җиңү итеп кабул итәм, – ди горурлык белән Гөлсөяр, – Һәр психологның үз психологы булырга тиеш, диләр. Минем дә психологым бар – тренингларга йөрим. 
Белгечкә юллама буенча гына түгел, үз иркең белән килү мөһим. Кабул итү түләүсез, үзәк дәваханә сайтында телефон номеры һәм эш вакыты күрсәтелгән. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: