Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Микроволновка» кеше өчен зыянлымы?

Әлеге җиһаз булмаган өйләр сирәктер. Ул 30 елдан артык актив кулланыла. Шулай да, аны зыянлы дип санаучылар да бар. Бу турыда сөйләшеп алыйк әле. «Микроволновка» турында уйдырмалар һәм чын фактлар белән танышыйк. Беренче уйдырма: микродулкыннар - радиоактив, диләр. Магнетрон тарафынан таратылучы дулкыннар ионлаштырылмый. Шуңа күрә аларның ризыкка да, кешеләргә дә...

Әлеге җиһаз булмаган өйләр сирәктер. Ул 30 елдан артык актив кулланыла. Шулай да, аны зыянлы дип санаучылар да бар. Бу турыда сөйләшеп алыйк әле. «Микроволновка» турында уйдырмалар һәм чын фактлар белән танышыйк.
Беренче уйдырма: микродулкыннар - радиоактив, диләр. Магнетрон тарафынан таратылучы дулкыннар ионлаштырылмый. Шуңа күрә аларның ризыкка да, кешеләргә дә тискәре йогынтысы юк.
Икенче уйдырма: «микровол-новка»да ризыкның молекуляр структурасы үзгәрә һәм андагы әйберләр канцероген хәлгә керә. Башкача әйткәндә, яман шеш барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин, диләр. Әмма әлегә моны фәнни яктан дәлилләүче бер генә факт та юк. Ризыкны рентген нурланышы гына мондый хәлгә китерә ала. Микродулкыннарда ашларны май салмыйча пешерергә яки җылытырга мөмкин. Ул тиз арада әзер була, температура 100 градустан артмый - духовкада, мисал өчен, 180-220 градуста пешерәбез.
Молекуляр структура югары температурада озак пешергәндә һәм кыздырганда үзгәрә. Аңа суның сыйфаты да тәэсир итә.
Өченче уйдырма: «микровол-новка»дан чыккан нурланыш - кеше сәламәтлеге өчен куркыныч, диләр. «Вай-фай» роутердан яки заманча телевизордан нәкъ шундый ук нурланыш чыга. Дөрес, эшләп торган вакытта ул «микроволновка»да көчлерәк була, шулай да, тышка чыкмыйча, җиһаз эчендә кала. Магнетрон туктауга, микродулкыннар сүнә һәм ризыкта сакланмый.
Шулай да, әлеге җиһазны кулланганда, кайбер кагыйдәләр үтәлергә тиеш:
- «микроволновка» эшләгәндә, пыяласына текәлеп, тәлинкәнең әйләнеп торуын карарга ярамый. Бу вакытта җиһаздан бер метр тирәсе ераклыкта булу әйбәтрәк;
- балалар өчен сатып алынган ризыкны һәм күкрәк сөтен дә җылытырга кирәкми - зыяны тими, тик менә файдасы кими;
- пешергәндә яки җылытканда савытны махсус капкач белән капларга киңәш ителә. Моның тагын бер уңый ягы - «микроволновка» чиста кала;
- җиһаз эшләгән вакытта организмда кардиоэтәргеч куйдырылган кешеләр аның янында тормаска тиеш;
- «микроволновка»ны кулланганда ризыкны пластик, тимер, яньчелгән савыт-сабага салмагыз;
- аны һәм әйләнә торган тәлин-кәсен ике атнага бер мәртәбә уксус белән юыгыз.
Сәламәт булыгыз!
Ольга СОЛОГУБ.
http://takioki.ru/vredna-li-mikrovolnovka-dlya-cheloveka

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев