Туган як

Мәхәббәт - иң яхшы дәва

Мәхәббәт ул һәркөн исбатлау таләп ителә торган теорема, дип язган булган заманында немец шагыйре Гете. Ә гомер итүче ир белән хатын тормышында ничегрәк соң? Әйтик, хатыны көн саен ирен «игәүли» - эченә җыелган барлык үпкәсен әйтеп бетерергә гадәтләнә. Иренең вак-төяк «гөнаһ»ларыннан башлап, әллә кайларга барып җитә. Психик сәламәтлеге саклансын өчен,...

Мәхәббәт ул һәркөн исбатлау таләп ителә торган теорема, дип язган булган заманында немец шагыйре Гете. Ә гомер итүче ир белән хатын тормышында ничегрәк соң? Әйтик, хатыны көн саен ирен «игәүли» - эченә җыелган барлык үпкәсен әйтеп бетерергә гадәтләнә. Иренең вак-төяк «гөнаһ»ларыннан башлап, әллә кайларга барып җитә. Психик сәламәтлеге саклансын өчен, хатын-кызга көненә 10 меңләп сүз әйтергә кирәклеген белгән ире исә аны эндәшмичә генә тыңлап тора. Аның эндәшмәвеннән канатланган хатыны, көннән-көн узына, иренең яңадан-яңа «гөнаһ»ларын казып чыгара. Чыдар хәле калмаган ире, хәтта хушлашу сүзе дә әйтимичә, хатынын ташлап чыгып китәргә әзерләнә башлый. Тик һич көтмәгәндә, үзе өчен бик тә кирәкле мөһим нәрсәне эшләгән иренә, соклану катыш, хатыны әйтеп куя: «Син - дөньядагы иң яхшы ир заты!». Шул сүзләрдән соң, теге ир ничек итеп инде үзенең сәләтенә һәм акылына сокланып караучы һәм шундый да көчсез хатынын калдырып китә алсын ди?!
Чынлап та, әгәр дә кешене ихтирам итсәң, ул таулар күчерерлек көчкә ия булачак. Элек татарларда бер гадәт булган. Эштән арып кайтып кергән ирнең аягындагы итекләрен хатыны салдырган, аяк табанын сыпыргалап алган. Мизгел эчендә хәл кергән ирне табында тәмле аш көткән. Ирнең йөрәге мәхәббәт һәм рәхмәт хисе белән тулган.
«Ирләргә үзләрен хуплау тансык, әгәр дә сез аны мактыйсыз икән, ул тагын да яхшырак булырга тырышачак. Мактагыз, хатыннар, ирләрне! Мактавыгызны ишеткән ирләр сезгә күктән йолдыз алып төшеп бирергә әзер...», дип язган булган И.Губерман.
Хатыннарга исә бик аз да җитә. Бүген пешергән ашының, ясаган салатының тагын да тәмлерәк булганын әйтсәгез дә, аның баш күккә тигәндәй булыр. Ул бит сезнең күңелегез булсын өчен тырышкан. Күрерсез, иртәгә ул тагын да тәмлерәк әзерләр.
Бер-береңә орынып алу да, бер-береңне кочаклау да, күңел халәтен яхшы якка үзгәртә. Билгеле булганча, тән тиресе - кешенең мөһим органы. Тәнгә орыну организмда химик үзгәрешләр китереп чыгара. Массаж ясаганда, сыйпаганда уңай тәэсирләр арта: тән тиресендәге рецепторлар аша баш мие тышчасына тәэсир итеп, канәгатьлек гормоннары - пролактин белән эндорфин бүленеп чыгуга китерә. Тәнгә орынып китүнең психологик яктан да файдасы зур - иммунитетны арттыра, үзәк нерв системасына уңай йогынты ясый. Массаж вакытында кандагы гемоглобинның артуы күзәтелә. Ә ул, үз чиратында, сулыш органнарыннан тән тукымаларына кислород куа, ягъни иммунитетны арттырып, чирдән терелүне тизләтә.
Иркәләү, назлауларның чирне оныттырып торуы, авыртуны басуы да билгеле. Элекке заманда табиблар төшенкелеккә тәмам бирешкән кешегә түбәндәге рецептны язганнар: «көненә - биш-җиде мәртәбә кочаклашырга һәм биш мәртәбә үбешергә». Медицина ягыннан караганда, массаж һәм иркәләү кандагы стресс гормоны кортизолны (иммунитетны саклаучы күзәнәкләрне юк итә торган) киметә. Сүз уңаеннан, бу чараны кулланганда, психикаларында үзгәрешләр булган үсмерләрнең дә тән тиресе бозылудан туктый. Арканы сыпыру һәм массаж ясау да ярсучанлыкны киметә, тормышның уңай якларын да күрергә ярдәм итә.
Ә инде үбешкәндә кешенең баш мие шатлык һәм рәхәтлек гормоны булган окситоцинны эшләп чыгара. Көненә 10шар мәртәбә үбешүче ир белән хатын үзләренең җенси актив тормышларын биш елга озайталар. Янәшәңдә кочар, үбәр кешең булуы әйбәт, әлбәттә. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, башкалар белән тактиль элемтәгә керә алмаучылар да байтак. Андый очракта, табиблар ул кешеләргә үз-үзләренә массаж ясарага киңәш итәләр. Мәсәлән, кулың белән башыңны сыйпау, уч төпләрең белән тәнеңне сыйпап алу, аяк-кулларыңны, эчеңне һәм муеныңның яка турысын җиңелчә массажлау.
Мин чирле кешеләргә телевизордан канлы, үтерешле фильмнар урынына совет чоры комедияләрен карарга һәм кычкырып көләргә (урынына карап) киңәш итүче табиблар барлыгын да беләм. Гомумән, көнгә йөзләрчә мәртәбә яңгыратып көләргә кирәк. Кызыклы хәлләрне куен дәфтәреңә язып барып, җае чыкканда башкаларга да сөйләп, аларны да көлдерергә, әңгәмәдәшеңне күңелсез уйлардан, көндәлек күңелсезлекләрдән арындырырга тырышырга кирәк.
Болары - бераз гына бер-берсенең кәефен җибәрү гадәтләре булса да, тигез канатлы бәхетлеләр турында. Янәшәбездә, үзләренең парларын югалткан меңнәрчә картлар, карчыклар көн итә бит. Балалары булса да, аларның җаннарын ялгызлык баса. Алар янына, өйгә медицина хезмәткәрен чакыртып, массаж ясатырга, кирәк булганда уколлар кадатырга, катетер куйдыртырга һ.б. була. Сәламәтлек саклау тармагындагы реформа барышында дәваханәләрдәге койка-урыннарны киметкәннән, поликлиникаларны берләштергәннән соң, шәһәребездә меңнәрчә медицина хезмәткәре, шул исәптән табиблар да, эшсез калды. Аларның күбесе мануаль терапия һәм массаж белән шөгыльләнүгә хокук бирә торган махсус сертификат алды. Кирәк чагында, өйдә ялгыз калучы өлкәннәр янына шуларны чакырта аласыз.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: