Туган як

Өлкән яшьтәге ирләрнең җенси тормышы турында

Табиблык тәҗрибәм күрсәткәнчә, безнең затның күпчелеге ирлек мәсьәләсендә кыенлыклар килеп туганнан соң чама белән биш ел үткәч кенә доктор янына килә. Эшләре баштан ашкан табиблар, гадәттә, бу хакта кыяр-кыймас кына сүз башлаган өлкән ирләрнең әлеге проблемасына битараф кала, бу яшегездә башкача була алмый инде, дип әйтүдән узмый. Ни кызганыч, халыкта...

Табиблык тәҗрибәм күрсәткәнчә, безнең затның күпчелеге ирлек мәсьәләсендә кыенлыклар килеп туганнан соң чама белән биш ел үткәч кенә доктор янына килә. Эшләре баштан ашкан табиблар, гадәттә, бу хакта кыяр-кыймас кына сүз башлаган өлкән ирләрнең әлеге проблемасына битараф кала, бу яшегездә башкача була алмый инде, дип әйтүдән узмый.
 
Ни кызганыч, халыкта да, табиблар арасында да ирләрнең җенси активлыгы, турыдан-туры, якынлык кыла алу-алумавына бәйле дигән ялгыш фикер өстенлек итә. Җенси сәләтнең җуелуы яки кимүе фәнни телдә «эректиль дисфункция» дип йөртелә һәм ул, киң таралган авыру булып, ирлек көченең (эрекция) җенси партнерына канәгатьлек бирер дәрәҗәдә булмавына китерә. Өлкән ир-ләрнең җенси активлыгы кимү нигезендә шул проблема гына ятамы соң? Чынлыкта, ирләрнең җенси тормышка сәләтлелегенә бу гына тәэсир итми, ә партнеры белән икесенең дә теләге булу, социаль һәм көнкүреш шартлар да мөһим икән.
 
Даими партнеры булган 50-80 яшьләрдәге ирләрне тикшерү, бу төркемдәгеләрнең җенси активлык дәрәҗәсен һәм шуңа бәйле башка кимчелекләрне ачыклап булмавын күрсәткән, чөнки күбесенең якынлык кылу теләге дә, мөмкинлеге дә юк.
 
Галимнәрнең тикшеренүләреннән, 50-60 яшьлек ирләрнең - 5,5, ә 61-70 яшьлекләрнең - 25, ә инде 71-80 яшьтәгеләренең 38-40 проценты җенси мөнә-сәбәтләрдән тулысынча читләшкәне билгеле булган, гәрчә аларның якынлык кылырга сәләтлеге (коитус) сакланган булса да. Ирләр моны партнерларының җенси мөнәсәбәткә керүдән баш тартуы, шулай ук, үзләрен инде тормышның бу ягы кызыксындырмавы белән аңлатканнар.
 
Ирләрнең җенси функциясенә ихтыяҗ булмауга, үзләре әйтүенчә, хатыннарының якынлык кылудан баш тартуы (теләкләре дә булмый, авырту да тоялар) сәбәп икән. Бу, бигрәк тә, хатыннары үзләре белән бер яшьтә булган ирләрдә күзәтелә һәм өлкән парларга хас булган җенси ярашмауга китерә.
 
Җенси сәләте сакланган ирләрнең якынлык кылуга иренүләре күңел төшенкелегенә һәм җенси якка бәйле авыруларга сәбәп була. Мәни бизе (предстательная железа) авырулары көчәя. Бу, эякуляция вакытында мәни бизе сыекчасының бүленүе тоткарлану сәбәпле була. Мәни бизе сыекчасы, хәрәкәтсез тоткарланып калганлыктан куера һәм, еш кына, йогышлы чирләргә (башлыча эчәк таякчыгы тәэсирендә) китерә. Кече оча сөягендә кан әйләнеше бозылу һәм, олыгаюга бәйле рәвештә, кайчак аденома (зарарсыз шеш) барлыкка килүе ир-ат организмыннан сидекнең тулысынча бүленеп чыгуын тоткарлый, сидек куыгы бушанып бетмәү тойгысы хәтта төннәрен дә туктаусыз бәдрәфкә йөртә...
 
Әмма болар олы яшьтәге барлык ирләргә дә кагыла дигән сүз түгел. 70 яшьлек ирләрнең бу мәсьәләдә 50 яшьтәгеләрне дә уздыра алганнары бар. Якынлык кылу сәләте кимүгә, яшь барган саен җенес органында кан тамырлары саны, тукымаларның сыгылмалылыгы һәм нервның үткәрүчәнлеге азаюга да бәйле. Җенес гормоннарының кими баруын да исәпкә алырга кирәк. 70нең өске ягына чыккан ирләрдә ирекле тестостерон күләме, 40тан яшьрәк затташлары белән чагыштырганда 36 процентка азрак. Тестостеронның кимүе дә җенси дәртнең сүрелүенә китерә.
 
Гомер көзенә якынлашкан саен, еллар дәвамында җыелып килгән чирләр дә үзен сиздерә башлый. Йөрәккан тамыры, диабет, неврология чире, калкансыман бизләрнең дөрес эшләмәве дә өлкәннәрдә эректиль дисфункциянең азуына сәбәп. Яңа гына телгә алган чирләр медикаментлар белән даими дәвалануны таләп иткәнлектән, карт ирләрдә шул дәва чараларына бәйле булган медикаментоз формадагы эректиль дисфункция барлыкка килә.
 
Өлкәннәрдә эрекциянең көйсезләнүен дәвалау, үзеңнең җенси көчеңә дөрес бәя бирүне һәм җенси партнерыңның моңа мөнәсәбәтен ачыклауны да кертеп, психотерапиядән башланырга тиеш.
 
Онытмагыз, йөрәккан тамыры һәм, шулай ук, калкансыман биз авыруларына юл куймау, дөрес туклану, чиста су эчү, зарарлы гадәтләрдән арыну - кешенең сәламәтлеге һәм җенси көче саклануның нигезе булып тора.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: