Туган як

Әле дә соӊ түгел

Ѳлкән яшьтә грипп белән авыру ике-өч айдан инсульт яки инфарктка китерергә мөмкин. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов журналистлар белән уздырылган брифингта әйтте. Аныӊ сүзләренчә, прививка ясату - кирәкле һәм әһәмиятле эш, әмма өлкәннәр бу турыда оныта. Йогышлы авырулар очраклары артканчы, чарасын күрү кирәк. Соӊгы 11 ел...

Ѳлкән яшьтә грипп белән авыру ике-өч айдан инсульт яки инфарктка китерергә мөмкин. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов журналистлар белән уздырылган брифингта әйтте.
Аныӊ сүзләренчә, прививка ясату - кирәкле һәм әһәмиятле эш, әмма өлкәннәр бу турыда оныта. Йогышлы авырулар очраклары артканчы, чарасын күрү кирәк. Соӊгы 11 ел эчендә грипптан прививка ясатучылар арасында үлем очраклары булмаган. Ә менә вакцинация узмаучылар, шул исәптән өлкәннәр арасында, әлеге куркыныч авырудан үлүчеләр бар. Соӊгы көчле эпидемия сезоны 2009-2010 елга туры килгән.
Прививка ясату грипп куркынычын 90 процентка киметә. Авырган очракта да җиӊелчә генә уза. Вакцинацияне яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникада узарга була.
Алсу Юматовафотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: