Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Күзләр – күңел көзгесе

Консультация-диагностика поликлиникасының актлар залында өченче буын университеты «студент»лары өчен чираттагы дәресне үзәк хастаханәнең табиб-офтальмологы Эльза Габитова алып барды.

Ул күзләрне тәрбияләү кагыйдәләре турында сөйләде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, табибка вакытында күренү күзләрнең сәламәтлеген саклап кала. Лекция вакытында табиб глаукома һәм катаракта турында тәфсилләп сөйләде. Статистика буенча, Россия халкының инвалидлык сәбәпләренең берсе – глаукома. Иң куркынычы – авыруның башлангыч вакытында билгеләре күренми. Төп билгеләре: күз эчендәге басымның күтәрелүе, күрү нервысы зарарлану, күрүдә кимчелекләр. Әлеге билгеләрне табиб кына ачыклый ала. 
Эльза Габитова 40 яшьтән соң офтальмологка ел саен күренергә киңәш итте. Дөрес диагнозны һәм дөрес дәвалауны бары тик табиб билгели ала. Дәрестән соң барлык катнашучылар ЛФК инструкторы Людмила Абрамова белән күзнең күрү сәләтен һәм кан әйләнешен яхшырту өчен күнегүләр ясады. 
Медицина белеме нигезләре буенча лекцияләр Түбән Кама муниципаль районы сәламәтлекне саклау идарәсе һәм медицина профилактикасы үзәге тарафыннан оештырылган һәм 2019 елның февраль ае ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аларны үзәк хастаханәнең иң яхшы табиблары алып бара. 
Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X