Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Кысла тотучылар да бар

Зәй елгасында Түбән Кама медицина хезмәткәрләре арасында балык тоту буенча ярышлар узды.

Бу чара инде берничә ел җәен һәм кышын уздырылып, матур гадәткә әйләнде. Быел табиблар һәм шәфкать туташлары пандемия белән бәйле булган чикләүләрнең бетерелүен генә көттеләр һәм мөмкинлек чыгу белән ярышка киттеләр.
– Вакытны бик күңелле үткәрдек. Максатыбыз балык тоту гына түгел, шулай ук бер-беребез белән якынрак танышу, аралашу. Һава торышы да әйбәт булды. Гадәттәгечә, балык шулпасы да пешереп ашадык, – ди ярышларны оештыручы, табиб Рафаэль Кудаяров.
Ярышларда ирләр белән бер-рәттән хатын-кызлар да катнашты. Тоткан балыкны үлчәделәр. Кайбер «уңышлар» бик кызык булды. Әйтик, Үзәк хастаханәнең «ашыгыч ярдәм» машинасы йөртүчесе Андрей Максюткин кармакка кысла эләктерде. Иң беренче балыкны табиб-пульмонолог Эльвина Абызова тотты. Гомуми күрсәткеч буенча, ул өченче урын алды. 700 граммлы чуртан тотучы «Чулпан-Медицина» җәмгыяте вәкиле Вәсил Миңнебаев икенче урынга лаек булды, ә 1,5 килолы чуртан чыгарган травматолог-ортопед Булат Саттаров җиңүче дип табылды.
Җиңүчеләргә балыкчылар өчен кирәк-яраклар кибетенә сертификатлар тапшырылды. Башкалар да бүләксез калмады.

Екатерина Полякова,
Түбән Кама үзәк хастаханәсенең җәмәгатьчелек белән
элемтә буенча белгече

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев