Кызлар да тарткач инде...
Тукталышта автобус көтә-көтә, читтәрәк басып торучы ике чибәркәйне күзәтәм. Йөз-кыяфәтләренә, буй-сыннарына сокланып туймаслык, яраткан саен яратасы килә дип, нәкъ шундыйлар турында әйтәләр инде. Сылукайларга сокланучы мин генә түгел, башкаларның да башлары шулар ягына борылган иде. Чү, берсе матур чәчләрен сыпырып алды, горур башын артка ташлап, нәфис кулларын сандугач тәпиедәй тотып,...
Тукталышта автобус көтә-көтә, читтәрәк басып торучы ике чибәркәйне күзәтәм. Йөз-кыяфәтләренә, буй-сыннарына сокланып туймаслык, яраткан саен яратасы килә дип, нәкъ шундыйлар турында әйтәләр инде. Сылукайларга сокланучы мин генә түгел, башкаларның да башлары шулар ягына борылган иде.
Чү, берсе матур чәчләрен сыпырып алды, горур башын артка ташлап, нәфис кулларын сандугач тәпиедәй тотып, сумкасыннан ...сигарет пачкасы тартып чыгарды. Күнегелгән оста хәрәкәт белән каптан бер сигарет суырып чыгарды да, карчыганыкыдай озын бармаклары арасына кыстырып, уймактай кызыл иреннәренә капты. Зажигалка ялтырап китте. Алкаланып өскә күтәрелгән төтен түгәрәкләренә кушылып, кызкай яңгыратып көлеп җибәрде...
Тик инде, әле бер мизгел элек бу икәүгә сокланып баккан кешеләр карашында мыскыллы чиркану чагыла иде, кызларның да гүзәллеге тоныкланып, җуелып киткәндәй тоелды...
Анысы, хәзерге заманда анасы итәгеннән төшмәс борын тәмәке тартучы кызларга беркем дә шаккатмый шикелле. Яшьтәшләре өчен ул гадәти хәлдер, ә безнең буын битарафлык саклый. Беребез дә тәмәке тартучы бала-чагага кисәтү ясамый, аның начарлыгын аңлатмый.
Без үскәндә генә ул, хатын-кыз заты белән тәмәкене янәшә куеп булмый иде. Качып-посып тәмәке көйрәтүче малайлар да бик сирәк була иде әле. Ни кызганыч, бүгенге көндә планета халкының 40 проценты хроник тәмәке тартучы икән. Ә бит Колумб Американы ачканчы Евразиядә дә, Африкада да беркем дә тәмәке тартмаган.
Бот буе бала чакта ук тәмәке белән мавыгу зарарлы гадәткә әйләнә. Тәмәке бәясен арттыру да, пачкасына «үтергеч» дип язу да Җир шарын тартучыларсыз планетага әйләндерә алмый шул инде.
- Миңа 40 яшь, шуның 30ы тәмәке белән мавыгып үтте, - дип сөйләп торды берәү. Бары тик соңгы чиккә килеп терәлгәч кенә, «язва» дигәне моңа тартуын ташлаткан.
Кешеләрнең 70 проценты тәмәкене ташларга теләсә дә, көче җитми. Бер танышым бу зарарлы гадәтне күп мәртәбә ташлап караган.Тартасы килүен басар өчен ниләр генә кыланмаган: көннәр буе көнбагыш чемченеп йөрүгә дә күчкән, конфет та суырган, матбугаттан укып төрле үлән төнәтмәләре дә эчеп караган, «100 процент гарантия» бирүче экстрасенсларга да барган... Тик берничә ай түзгәч, инде организмыннан тәмәке шакшылары чыгып бетте дип тынычланыр вакыт җиткәч кенә, яңадан үрелгән. «Их, авызга алмаган булсам», дип үкенеп туя алмый ул хәзер. Нишлисең, ихтыяр көче һәркемдә дә булмыйдыр шул. Бары тик үз гомеренең кадерен белеп яшәүчеләр генә тәмәке белән дуслыгын өзә алалар.
Ә тәмәкенең кеше организмы өчен зарарлы икәне белгечләр тарафынанн расланган. Аның төтенендә 1200 төр агу булып, ул бөтен организмны зарарлый: баш мие, нерв системасы, йөрәк, үпкә эштән чыга. Әнә шуңа да танылган спортчыларның берсе дә тартмый, чөнки беләләр - тарта башлауга спорт күрсәткечләре түбән тәгәри. Табиблар әйтүенчә, үпкә рагыннан, инфаркттан үлүчеләрнең дә күпчелеге - тәмәке тартучылар. Нибары 1 сигарет тарту гомерне 15 минутка кыскарта, димәк, уртача гына алганда да, тартмаучы яшьтәшеңнән 15 елга кимрәк яшисең, дигән сүз. Автобус тукталышындагы кызлар болар хакында беләләрме икән?! Тирә-яктагылар шикелле мин дә битарафлык саклап, аларга эндәшмәдем...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 11:37Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.3500
-
23 гыйнвар 2021 - 11:07Үзебезчә, кунакка йөрешеп... Безнең Олы Аты авылында Раштуа елдагыча әйбәт үтте. Бөтен кешенең балалары, туганнары кайтты.1200
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?..Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.13400
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.28200
-
20 гыйнвар 2021 - 15:00НТР телекомпаниясенең милли бүлегенә хәбәрче кирәк Әгәр син иҗат итәргә яратасың һәм татар телен камил беләсең икән, безнең командага рәхим ит!19100
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?.. Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.13400
-
21 гыйнвар 2021 - 16:38Балалар хастаханәсенең стационарында капиталь ремонтның беренче этабы башланды Бу хакта Инстаграмның үз битендә сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Сергей Мерясев хәбәр итте.13200
-
22 гыйнвар 2021 - 11:11Клипка да төшкәннәр, атта урам да әйләнгәннәр Түбән Кама «Керәшен» җәмгыяте яшьләре «Безнең ил» халык җыруына клип төшергәннәр.12204
-
21 гыйнвар 2021 - 16:35Түбән Камада чаңгы узышлары буенча беренче ачык кубок уздырмакчылар Ул 80 нче аерым чаңгычылар батальонына багышлана.12100
-
21 гыйнвар 2021 - 15:42Түбән Камада җирле үзидарә советларының яңа җитәкчесе билгеләнде Хәзер бу вазыйфаларны Әлфинә Сөнгатуллина башкарачак.10700
-
22 гыйнвар 2021 - 11:29Юбилейлы сабый да бар ЗАГС идарәсендә Түбән Каманың 55 еллыгына багышлап чаралар уздыруга старт бирелде.10600
-
21 гыйнвар 2021 - 16:09ТОСЭР ның 70 инвестицион проектның 18 гамәлгә ашырылган инде Үз чиратын тагын 47 се көтә. Яңа мәйданчыклар төзелеше белән администрация вәкилләре танышты.9200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:43Тюбинг алып булмаячак Түбән Кама муниципаль районы башкарма коми-теты җитәкчеләре эчке эшләр идарәсе хезмәткәр-ләре белән тюбингларны арендага бирү урыннарын тикшергәннәр.7900
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Карасагыз, уйланырлык нәрсәләр күп Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының һәр премьерасын көтеп алам. Ә менә «Калдырма, әни!» драмасын карарга соңгарак калдым шул. Аннары пандемия башланды, театр вакытлыча ябылды. 9 гыйнварда, ниһаять, спектакльгә бару мөмкинлеге туу белән, барып, карап, тәэсирләрем белән уртаклашырга булдым.7901
-
22 гыйнвар 2021 - 08:39Быел да «Туган як»тан бүләк» бар 2021 елның беренче яртысы өчен газетабызга язылучылар арасында «Туган як»тан бүләк» конкурсы 29 гыйнварда НТР компаниясе бинасында үткәрелә. Бүләкләрне уйнату 10.30 сәгатьтә башлана.7600
-
22 гыйнвар 2021 - 10:22Онытканнар булса кирәк Төзүчеләр урамындагы 4 нче йортта подъезд тәрәзәләре юк.7200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:30Йөрәге сызлап, хәле начарайган ирне 11 яшьлек кыз коткарган Айгөл Гарипова 14 нче лицейның 5 нче сыйныфында укый.7001
-
22 гыйнвар 2021 - 08:48Максатлары – фестивальгә бару Узган елның октябрь аенда без «Ковер» яшьләр үзәге «Элемтә бар» («Есть контакт») проекты буенча грант отып, олылар белән эш алып барулары турында язган идек.4000
-
23 гыйнвар 2021 - 11:37Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.3500
-
23 гыйнвар 2021 - 09:07Татар телендә сөйләшергәме? Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Татарча да яхшы бел!» проекты башланды.3200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:04«Үзебезне сакларга кирәк» Түбән Камада коронавирустан вакцинация башланды.3100
-
23 гыйнвар 2021 - 10:26Алдасаң, җәза салалар Түбән Кама шәһәр судында 36 яшьлек хатын эше каралган.2500
-
23 гыйнвар 2021 - 11:07Үзебезчә, кунакка йөрешеп... Безнең Олы Аты авылында Раштуа елдагыча әйбәт үтте. Бөтен кешенең балалары, туганнары кайтты.1200
-
22 гыйнвар 2021 - 10:04«Үзебезне сакларга кирәк» Түбән Камада коронавирустан вакцинация башланды.3100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика