Туган як

Кырыктан соң...

Соңгы йөз елда хатын-кызның менопауза җитү вакыты үзгәрешсез калса да, гомер озынлыгы сизелерлек артты. Инде 2014 елда хатын-кызның уртача гомер озынлыгы 76,5 яшь тәшкил итте. Шуңа бәйле рәвештә, олы яшьтәге хатыннарның менопаузадан соңгы халәте чирек гасырдан артып китә. Ул чорда аларның сәламәтлеге ничек булыр? Анысы туклануга, физик активлыкка, зарарлы гадәтләр...

Соңгы йөз елда хатын-кызның менопауза җитү вакыты үзгәрешсез калса да, гомер озынлыгы сизелерлек артты. Инде 2014 елда хатын-кызның уртача гомер озынлыгы 76,5 яшь тәшкил итте. Шуңа бәйле рәвештә, олы яшьтәге хатыннарның менопаузадан соңгы халәте чирек гасырдан артып китә. Ул чорда аларның сәламәтлеге ничек булыр? Анысы туклануга, физик активлыкка, зарарлы гадәтләр булу булмауга һәм, шулай ук, акыл аеклыгы саклануга, «сәламәт калып кар-таю»ны тәэмин итү өчен менопауза җиткәч тиешле терапияне вакытында билгеләүгә бәйле.
 
Перименопауза, ягъни күкәйлек функциясенең акрынлап сүнә бару чоры - 40-45 яшьтән башлап соңгы күремнән бер ел үткәч. Постменопауза шуннан соң килә. 50-59 яшьтә тиешле гормон терапиясе алынган булса, йөрәкнең ишемик авыруы куркынычы кими һәм, шулай ук, бот сөяге сыну - 34 процентка, ә гомумән, сөяк сыну 23 процентка азрак була.
 
Хатын-кыз менопауза чорына кергәнче 2-3 ел алдан эстроген ярдәмендә дәваланса, олыгайгач акыл зәгыйфьлегенә дучар булу куркынычы хәтта әле 5-15 елдан соң да 64 процентка кими.
 
Менопауза чорына кергәч, матдәләр алмашынуы бозылу күзәтелә. Кагыйдә буларак, эче үсеп, хатын-кыз симергәндә, аңа ияреп кан басымы күтәрелә һәм шикәр чире күзәтелә. Ә бу исә йө-рәкнең ишемик авыруы куркынычын - 3, инсульт-ны 7 мәртәбә арттыра, сө-як тукымасының ныклыгы елына 2-3 процентка кимүгә китерә. Гомуми остеопорозның, ягъни сөяк авыруының 85 проценты хатын-кызның шушы чорына туры килә. Безнең илдә һәр минут саен - 7 кешенең умыртка сөяге, биш минут саен бот сөяге сына. Әмма гормон кытлыгының бу чорда генитоуринар синдром рәвешендә таралуы хатын-кызларның 50 процентында күзәтелергә мөмкин. Ихтыярсыз сидек бүленгәндә, сидек-җенес юллары атрофиясе һ.б. булган очракта, хатын-кызлар табибка күренергә кыенсына. Ләкин, 45-55 яшьтә генә түгел, хәтта 60-тан узгач та бу мәсьәләне хәл итү өчен соң түгел әле.
 
Бу уңайдан, безнең Россиядә эстиролның лактобактерияләр белән катнашкан локаль формаларын куллану киңәш ителә. 500 мкг. шәмнәр рәвешендәге эстирол («Овипол Клио») белән дәвалану нәтиҗәле дә, организм өчен зыянсыз да. Соңгы вакытта фитоэстрогенннар да киң таралган. Шундыйлардан, мәсәлән, «Менорил».
 
Әлбәттә, бу чорында хатын-кызны дәвалаучы табибның гормон терапиясе буенча тәҗрибәле һәм озак еллар дәвамында күзәтеп-тикшереп торырлык түземле булуы да мөһим. Пациентларның үзләренә дә, нәтиҗәсе бик тиз күренсен дип, бер табибтан икенчесенә йөгереп йөрү киңәш ителми.
 
Ни кызганыч, безнең җәмгыятьтә бала табу яшеннән узган һәм өлкән хатын-кызларның үз сәламәтлекләрен кайгыртулары беренчел бурычлар рәтенә керми.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең
атказанган табибы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: