Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Курыкмаска өйрәнегез

Замана галимнәре үз күзәтүләреннән чыгып, түбәндәге нәтиҗәгә килгәннәр: тыелгысыз курку дигәнең, теләсә нинди сугышка караганда, инфаркт, паралич һәм рак авырулары аша халыкны күбрәк кыра. Шуңа күрә дә, кешеләрне тормыштагы төрле авырлыкларга, бәхетсезлекләргә, каршы торырга һәм аларны җиңеп, үзләренең кечкенә генә уңышлары өчен дә сөенә белергә һәм яшәүдән ямь табарга өйрәтергә...

Замана галимнәре үз күзәтүләреннән чыгып, түбәндәге нәтиҗәгә килгәннәр: тыелгысыз курку дигәнең, теләсә нинди сугышка караганда, инфаркт, паралич һәм рак авырулары аша халыкны күбрәк кыра. Шуңа күрә дә, кешеләрне тормыштагы төрле авырлыкларга, бәхетсезлекләргә, каршы торырга һәм аларны җиңеп, үзләренең кечкенә генә уңышлары өчен дә сөенә белергә һәм яшәүдән ямь табарга өйрәтергә кирәк.
Әлбәттә, «бернәрсәдән дә курыкма!» дип әйтүе генә җиңел. Ә ничек итеп, курыкмаска өйрәнергә соң? Моның кечкенә генә ике сере бар.
Беренчесе, куркуны - кешенең тирләве һәм, шулай ук, аралашучанлыгы юып төшерә икән. Галимнәр раславынча, курку каршында кеше дә, елан алдында калган куян хәлендә була. Куян да бит, үзенең барлыгын сиздермәс өчен, селкенмичә катып кала, яки дошманына ташлана, яисә качып китү ягын карый. Шул рәвешле, ул үзенең гомерен генә түгел, сәламәтлеген дә саклап кала.
Ә менә кеше, еш кына үзен башкача тота. Шунлыктан, инфаркт, инсульт, язва, рак кебек чирләргә дучар була. Теләсә нинди стресс кебек үк, курку хисенә каршы тору өчен, аны тирең белән юып төшерергә кирәк, ягъни гимнастика һәм йөгерү кебек, интенсив физик хәрәкәт белән. Кеше күңелендәге негатив хис буларак, куркуны физик яки психик «нагрузка» - йөк юкка чыгара.
Теләсә нинди актив эшчәнлек, әгәр ул синең эчке борчылуларыңа юнәлдерелмәгән булса, киеренкелекне бетерә һәм кәефеңә яхшы тәэсир итә. Шулай итеп, әгәр сез үзегезне ышанычсыз тотасыз яки курку тоясыз икән, аннан котылырга сезгә актив физик эшчәнлек яки дустанә компания ярдәм итәр. Дусларча аралашудан тыш, радиога кушылып җырларга яки һава сулап йөрергә дә була.
Тауга походка чыгу, йөгерү һәм йөзүнең дә файдасы зур. Әгәр дә йортыгыз янәшәсендә парк яки якында бассейн юк икән, беренче каттан алып бишенчегә кадәр баскычтан рәттән берничә мәртәбә җәяү төшеп, җәяү менегез.
Куркыныч хәлгә тарыгансыз һәм аннан качып котылу җае юк икән, куркуга каршы торуның икенче ысулын сайлагыз - хәрәкәтләрегезне эшкә җигеп, куркынычка каршы ташланыгыз. Сез нинди дә булса карарга килгән мизгелдән башлап, сезнең курку хисе тудырган энергия, һич тә көтмәгәндә мөмкин булмаслыкны да башкарырга ярдәм итәрдәй союзникка әйләнәчәк.
Хакыйкать бик гади генә: борчылу-интегүдән сез никадәр котылырга тырышсагыз, шуның кадәр үк борчыласыз, авырту мөмкинлегенең куркуга калдыруы исә вак-төяк күңелсезлекне дә җан газабына әйләндерә. Куркуны җиңүнең иң яхшы ысулы - куркуның күзенә туры карау. Безгә яный торган куркынычның никадәр коточкыч икәнен бары тик аңа каршы ташлангач кына аңлый алабыз. Ахыры ничек булып бетәсен бер урында көтеп торганчы, иң яхшысы - үзеңә яный торган куркынычка каршы баруың һәм вак-төяк күңелсезлектән куркып торганчы, шул вак-төяк күңелсезлек белән очрашуың.
Аллага ышанырга өйрәнегез һәм сез куркуларга буйсынудан туктарсыз, барлык курку-шикләрегез дә юкка чыгар. Әмма үзегез дә, берни дә эшләмичә, Алла бирер әле дип, кул кушырып кына утырмагыз. Бу урында бер мисал китерәм. Гыйбадәтханәдә берәү Алладан үзенә акча бирүен сораган. Алла моңа лотереядә үзе сораган суммада акча отачагын әйткән. Вакытлар үткән, ә вәгъдә ителгән акча һаман юк икән. Шуннан соң, теге бәндә тагын гыйбадәтханәгә киткән һәм үзен өметләндергән ярдәмнең юклыгыннан зарланган. «Ахмак, - дигән Алла, - мин вәгъдә иттем, әмма ул тормышка ашсын өчен, син үзең дә нәрсә дә булса эшлә, һичьюгы, бер лотерея билеты булса да сатып ал».
Хәл ителмәгән мәсьәләләрдән курку безнең йөрәктә утыра һәм үз көчебезгә ышанмау, үз-үзебезнең бәябезне белмәү аны көчәйтә генә. Куркуны җиңү - иң авыр чакта Алланың безне ташламаячагына инанган хәлдә, каршылыклар, куркынычлар алдында каушап калмыйча, кыю рәвештә аларга каршы бара алуыбызга һәм җыен вак-төякне җиңеп чыга алыр ныклыкка ия булуыбызга бәйле.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев