Куркыныч миңнәр: табиблар дүрт түбәнкамалыда шикле шеш тапкан
«Түбән Кама тире-венерология диспансеры»нда Меланома көне узды.
Теләге булган һәркем бу көнне диагностика уза алды. Кабул итүне өч врач алып барды, алар һәр миңне җентекләп тикшерде.
«Түбән Кама тире-венерология диспансеры»нда Меланома көне 2007 елдан бирле үткәрелә. Табиб һәр тапны махсус прибор ярдәмендә җентекләп өйрәнә һәм шунда ук яман шешне күрә. Тире яман шеше ел саен алдынгы позицияләрне алып тора. Бу кешеләрнең эссе илләргә киткәндә махсус кремнар кулланмавы, шулай ук солярийга күп йөрү белән бәйле.
«Әгәр кешенең миңнәре бик күп икән, ул үз тәнен мөстәкыйль рәвештә тикшерергә, төсе, кыяфәте белән аерылып торган, кычыткан яки кан ага торган миңнәргә игътибар итәргә тиеш. Бүгенге көндә җиде кешенең өчесен мин базаль күзәнәкле тире яман шешенә шикләнеп онкологларга җибәрдем», — дип ассызыклады КВДның поликлиника бүлеге мөдире Екатерина Сөнгатуллина.
Барлык яман шешләр пациентларның йөзендә булган. Дүшәмбе көнне барлыгы 25 кеше диагностика үткән һәм дүртесендә табиблар базалиома ачыклаган. Алар онкологта тикшерү үтәчәк. Табиблар һәркемгә тәндә булган миңнәрне тикшерергә киңәш итә. Моны теләсә кайсы вакытта эшләргә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев