Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Куркыныч гадәткә каршы — бергәләп...

Ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә. Быел бу дата 16 ноябрьгә туры килә.

Күпчелек тәмәке тартучылар тәмәкене беренче тапкыр яшүсмер чакта ук тартып караганнар. Нәкъ менә шуңа күрә тәмәкегә каршы көрәш бу зарарлы бәйлелеккә дучар булган кешеләргә аңлату эшләре алып бару белән генә чикләнергә тиеш түгел, ә яшь буынны тәмәке тарту теләгеннән сакларга да кирәк, чөнки организмга никотинның зарарлы тәэсире бик зур һәм беркайчан да эзсез үтми. 

Тәмәке тарту — Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, кеше сәламәтлегенә зыян китерүче иң зур куркынычларның берсе. Тәмәке ел саен 7 миллионга якын кешенең үлеменә сәбәпче була, шуларның 6 миллионнан артыгы тәмәке кулланучылар һәм элек кулланганнар; 890 меңнән артыгы тәмәке тартмаган кешеләр арасында икенчел тәмәке төтененә дучар булганнар (пассив тәмәке тартучылар) арасыннан. Әгәр ашыгыч чаралар күрелмәсә, 2030 елга кадәр еллык үлем очраклары саны 8 миллионнан артып китәргә мөмкин. 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, үпкә рагы, бронх, трахея, коронар йөрәк авыруыннан үлүчеләрнең — 16 процентының, туберкулездан үлүчеләрнең — 26 процентының, сулыш юллары инфекцияләренең 24 процентының үлеменә тәмәке тарту сәбәпче. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тәмәкедән баш тартуның сәламәтлеккә файдасы шунда ук та яки шактый вакыт узгач та сизелә башлый. Тәмәке тартудан туктаганнан соң 20 минут үтүгә пульс акрыная; 12 сәгать эчендә кандагы углерод газы гадәти дәрәҗәгә кадәр кими; 2-12 атна эчендә кан әйләнеше һәм үпкә функциясе яхшыра; 1-9 ай эчендә ютәл әкренләп кими һәм сулыш алу җиңелләшә; 5-15 елдан соң тәмәке тартмаган кешедә инсульт куркынычы шундый ук дәрәҗәгә кими; 10 ел эчендә үпкә рагы куркынычы тәмәке тартучыга караганда ике тапкыр кими; 15 ел эчендә тәмәке тартмаган кешедә йөрәк авырулары барлыкка килү куркынычы шул ук дәрәҗәгә кадәр кими. 

«Роспотребнадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге тәмәке кулланучы барлык гражданнарны бу зарарлы гадәттән арынырга, үз сәламәтлекләренә дә һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә битараф булмаган кешеләр белән бергә тәмәке тартудан баш тартырга чакыра.

Альбина Гайнуллина, «Роспотребнадзор»ның баш белгеч-эксперты

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев