Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Көрәшергә, нык булырга ярдәм итәләр

Табиблардан: «Сездә – онкология», – дигән сүзләрне ишеткән кеше ниләр кичергәнен үзе генә белә. Кайберләре бу хакта хәтта гаиләдәгеләргә дә сөйли алмый. Дәваланырга, алга таба яшәү өчен көч табарга кирәк. Хәлеңне аңлардай кешегә эчеңне бушату теләге дә көчле була кайчак. Ә кая барырга? Узган ел Түбән Камада барлыкка килгән «Без бергә» оешмасы онкология авыруларын үз канаты астына алып, авыр сынауларны кичәргә ярдәм итә. Редакциябезгә аның рәисе Елена МУСАЕВА һәм оешманың актив әгъзасы Лиля СОПОВА килеп, эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

Елена Мусаева әйтүенчә, «Без бергә» – республикакүләм коммерцияле булмаган автоном оешмасы. Оешма бүлекләре шәһәребездә генә түгел, Әлмәттә, Бөгелмәдә дә бар. Онкология авырулары белән эшләүче оешмалар Санкт-Петербург, Кострома, Тамбов һ.б. шәһәрләрдә эшләп килә. Аның максаты – дәваланучы һәм савыгучы онкология авыруларына ярдәм итү, профилактика чаралары уздыру. Мондый вакытта үз эчеңә бикләнергә түгел, ә киресенчә, бар көчеңне авыру белән көрәшкә юнәлдерергә кирәк. Хәзерге вакытта оешмада 200 кеше тупланган, алар арасында шулай ук авыручыларның туганнары һәм волонтерлар да бар. 
– Оешма турында мәгълүматны без хастаханәләрдә урнаштырабыз, таныш-белешләрдән ишетеп, килүчеләр дә бар, – дип аңлата Елена.
Бирегә 18 яшьтән өлкәнрәкләрне кабул итәләр. Әгъзалар өчен иҗади осталык дәресләре күрсәтелә: алар тасмалар белән «чигәргә»; газеттан көпшәләр ясап, кәрзин үрергә; фоамираннан чәчәкләр ясарга өйрәнә. Физик активлыкны яратучылар бассейнга йөри, йога белән шөгыльләнә. Болар барысы да химиотерапия узучы кешеләр өчен авыр уйлардан арынырга бераз гына булса да ярдәм итә. Аннары алар өчен шулай ук «матурлык дәресләре» дә уздырыла. Хатын-кыз чәчен ничек кенә үзгәртми: кистерә, буйый, бөдрәләтә... Ә дәвалану вакытында ул коела башласа нишләргә? Мондый чакта косметологлар ярдәмгә килә. Мастер-классларда алар парикны дөрес итеп сайларга, бизәнергә өйрәтә. 
– Ике ай элек мин диңгез буйларында ял итеп кайттым һәм медицина тикшерүе узарга булдым. Аннан онкологка җибәрделәр. «Сездә – онкология» дип әйттеләр. Шул көннән минем тормышым икегә бүленде: авырганчы һәм авыру табылгач. Өч көн еладым, ләкин үземне кулга алырдай көч таптым. Бер танышым «Без бергә» оешмасы турында сөйләде. Мин Еленага шалтыратып, бирегә килдем. Әлбәттә, җиңел түгел, тиздән чәчем, кашларым коелачак. Менә бу матурлык дәресләре ярдәм итә дә, – дип дәвам итә Лиля Сопова.
Очрашулар еш кына Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә уза. Оешма әгъзалары шуларны оештырырга, кирәксә, хәйриячеләрне табарга ярдәм итүче китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдиновага чиксез рәхмәтле. Аларга шәһәр җитәкчеләре дә булышлык күрсәтә. Әйтик, сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Венера Рәшитова рөхсәте белән ай саен «Пациент мәктәбе» дәресләре уза, Казаннан психолог чакырталар. Шәһәребез матбугат чаралары проблемаларын яктыртып тора. Чыннан да, мәсьәләләр бик күп. Мәсәлән, оешма әгъзаларына җыелып, аралашу урыны юк. Көн саен китапханәгә барып булмый бит. Урамда яңгыр астында да басып торалар, ашханәгә дә кереп утыралар. Әмма серләшеп, эчеңне бушатасы яки сорауларыңа җавап аласы килгән минутларда яныңда тыз-быз йөрүче, көлеп сөйләшүче, чәйнәүче кешеләрне күреп торасы килми. Бәхеткә, мәсьәлә күптән түгел хәл ителде.
–   Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин янына баргач, ул Бакый Урманче урамындагы 24 нче йортта урнашкан Ветераннар йортыннан бер бүлмә бирергә кушты. Анда инде ремонт та ясый башладылар, тиздән мебель җиһазлары кайтартылачак. Сентябрьдә ачылырга планлаштырабыз, – дип шатлыгын яшерә алмый Елена Мусаева. 
Оешма коммерцияле булмагач, әлбәттә, акчалата ярдәм һәрвакыт кирәк, чөнки авыручылар арасында мохтаҗлар да бар. Онкология кешенең дәрәҗәсенә карамый бит. Әйтик, өч балалы бер хатын инвалидлык буенча пенсия ала (ә аның күләме зур түгел), ире эшләгән акча гаиләне тәэмин итү өчен дә аз. Балаларына хәтта карават җитми икән. Оешма әгъзалары акча җыешып (үзләре дә пенсиягә генә яши), балаларына бүләкләр сатып алганнар. Кибетләрдә акча кублары куярга хыялланалар, әмма шуларның берсе 2000 сум тора. Бу матди ярдәм төрле кирәк-яракларга сарыф ителер иде.  Химиотерапия вакытында эчәргә кирәк булган дару бушлай бирелми, аларны да сатып алырга кирәк. 
«Без бергә» оешмасының планнары күп. Кием-салым банкы булдырасы иде. Үзегездә инде киелми торган, әмма яхшы хәлдәге әйберләрне офиска алып килә аласыз. 
Түбән Кама онкология бүлегендә җиде меңнән артык авыру исәптә тора. Аларга багышлап 5 сентябрьдә узачак «Төнне балкыт» акциясендә барлык шәһәрдәшләрне катнашырга чакыралар.
– Онкология турында мәгълүмат күп булса да, аны йогышлы авыру, дип уйлаучылар бар. Андыйларның мөнәсәбәтен күрү авыр. Югыйсә, инфаркт, диабет йогышлы булмаган кебек, бу чир дә, берничек тә күчә алмый, – дип ассызыклый Елена.
«Без бергә» оешмасында авыр хәлдә калган кешеләрне көтәләр һәм хатын-кызларга да, ир-атларга да ярдәм күрсәтергә әзерләр. Авыруыгыздан куркырга һәм оялырга кирәкми, иң мөһиме – көрәшер өчен көч табарга тырышыгыз. Оешма турында күбрәк беләсегез, алар белән элемтәгә керәсегез килсә яки ярдәм күрсәтергә телисез икән, рәисе Елена Мусаевага  8-917-260-55-83 номеры буенча шалтырата аласыз.
Фотолар Е. Мусаеваның шәхси архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев