Туган як

Күркәм эшләр күмәк башкарыла

«Без бергә!» онкология авыруыннан савыгучылар оешмасы Түбән Каманың кан үзәгендә узган акциядә бүләкләр тараткан.

Бу көнне кан тапшырган һәркемгә конфетлар, шоколад, кабартылган шар бирелгән. Чарада «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятенең 38 хезмәткәре катнашып, 24 литр кан биргән. Быел акция шулай ук Йошкар-Ола һәм Волгоград шәһәрләрендә узган. Бу көнне җыелган кан онкология авыруыннан интегүчеләргә юллана икән. Түбән Камада әлеге диагноз 8 мең тирәсе кешегә куелган.

Фото: ntr-24.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: