Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Кояш – сәламәт яшәү чыганагы

Көзге-кышкы депрессия төньяк ярымшарда яшәүчеләрдә сезонлы аффектив тынычсызлык (САТ) рәвешендә еш очрый. Россиянең Төньяк һәм Үзәк районнарына Татарстан һәм Башкортстан да керә. Әлеге депрессия нәтиҗәләрен телевизор кабызгач ук яңалыклар-дан белеп була: үз-үзенә кул салулар, үтерүләр, ярсыган килеш башка сыймаслык кыланышлар, котырулар... Еш кына Түбән Кама күген болытлар каплый, кояшлы көннәр...

Көзге-кышкы депрессия төньяк ярымшарда яшәүчеләрдә сезонлы аффектив тынычсызлык (САТ) рәвешендә еш очрый. Россиянең Төньяк һәм Үзәк районнарына Татарстан һәм Башкортстан да керә. Әлеге депрессия нәтиҗәләрен телевизор кабызгач ук яңалыклар-дан белеп була: үз-үзенә кул салулар, үтерүләр, ярсыган килеш башка сыймаслык кыланышлар, котырулар...
Еш кына Түбән Кама күген болытлар каплый, кояшлы көннәр сирәк эләгә. Димәк, организм 5 ай буе кояшсыз торып төшенкелеккә бирелә. Шәһәр төзелә башлаганда кояшны сентябрьдән мартка кадәр җидешәр ай күрмәгән еллар була иде. Дөрес, Раштуа суыкларында кояш яртышар сәгатькә чыгып алды алуын.
Ир һәм хатын-кызлар климаксы вакытында кешеләрнең күпчелегендә гипоандрогения барлыкка килә, ягъни җенси гормоннар саны кими. Бу исә күп кенә авыруларга китерә: остеопороз, умыртка баганасы белән бәйле чирләр, сөяк тукымасының тыгызлыгын югалтуы һ.б. Шуңа күрә мин еш кына авыруларга көн саен «Д» витамины һәм балык мае, атнага бер мәртәбә цинк белән селен эчәргә кушам.
Урамда йөргәндә дә кояшка таба борылырга тырышыгыз. Көн саен 15 минут кына булса да ультрафиолет нурларда «коенып» алыгыз. Тиредә «Д» витамины синтезлашу өчен шул да җитә. Ул исә кальцийның үзләштерелүенә ярдәм итә. Кояш яктысы кәефне дә күтәрә, САТ авыруыннан котылу чарасы да. Чыгышлары белән Урта Азиядән булган үзбәк, таҗик хатыннарында депрессия дә, остеопороз да күзәтелми. Алар унар бала табып та сау-сәламәт кала. Чыннан да, алар - кояш балалары.
Күпчелек кешедә сезон алышынгач барлыкка килүче йокы бозылу, аппетит югалу, кәеф үзгәрүләр көнкүреш активлыгын киметми. Әмма андыйлар эшләгән эштән тәм тапмый башлый, арый, ә язын хәлләре әйбәтләнә. САТ кичерүчеләр бер дә юктан тынычсызлана, ярсый, углеводлы ризык күбрәк ашый, авырлыкларны авыр кичерә һ.б. Мондый чакта дәвалау чарасы буларак яктылык белән дәвалау һәм депрессиягә каршы дарулар кулланыла.
Ә менә Германия, Япония халкы әлеге проблеманы ничек хәл итә соң?
Страсбург шәһәреннән 120 километр ераклыкта атаклы Баден-Баден немец курорты урнашкан. Рим императоры Каракала, Германияне яулап алгач, сенаторларына су коену өчен махсус корылма төзеттергән. Җылылыгы 60 градус булган таудан агып чыккан су корылмаларга агып төшә. Заманча таләпләргә туры китереп, немецлар бу урынны башка илләрдән байлар килерлек итеп ясаганнар. Биредә «җәннәт» бакчасы төзеп, хәтта ясалма кояш та булдырганнар.
Япониядә шулай ук кояш күренми диярлек. Әмма диңгез ризыкларын ашап, халык үзен витамин дефицитыннан саклап кала. Аларда хәтта чәй дә суүсемнән ясала. Токио шәһәре янәшәсендә японнар 100 меңгә кадәр кеше сыйдырышлы сәламәтләндерү шәһәре булдырганнар. Биредә нанокүбекле күлдә коенып, ультрафиолет һәм инфракызыл нурлар белән дәваланалар.
Берничә дистә ел элек минем шәһәребездә дәвалау-тернәкләндерү үзәге төзү тәкъдимемне кабул итеп, минераль су чыгару скважиналары борауланды, Сарсаз-Бли сазлыгы ләме тикшерелде. Дәвалау чаралары комплексына яктылык, ультрафиолет һәм инфракызыл нурланыш белән дәвалау да керә иде. Диета дәваханәсе төзелеше дә тәмамланды.
Әмма язмыш үзенчә хәл итте. Диета дәваханәсе - шәһәр музеена, тернәкләндерү комплексы поликлиникага әйләнде.
Кояш яктысын күрмичә яшәү сәламәтлегебезгә зыян китерә. Бәлки ниндидер чаралар күрергә вакыт җиткәндер? Экологиясе начар булган шәһәрдә яшәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен бу зур һәм җаваплы эшне башкарырга кирәк. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең атказанган табибы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев