Туган як

Кояш бик нык кыздырса...

Кешенең табигате шундыйдыр күрәсең, аңа тегеләй дә, болай да ошамый. Җәй башы салкынчарак булган иде, «Безгә җылы кирәк!» – дип зарланыштык, инде эссе көннәр башланган иде «Нигә бу кадәр кыздыра соң?» – дибез. Ярый әле һава торышы гел бертөрле генә түгел, я салкынайтып җибәрә, я җылыта. Юкса, җәй буе гел эссе көннәр торса, нишләр идек? Алай да, кызудан ничек сакланырга икән?

Һава сафландыргыч булмаса, кызудан ничек сакланырга?
Һава сафландыргыч – кыйммәтле ләззәт чыганагы булу белән бергә, сәламәтлек өчен дә зыянлы (һаваны киптерә, сафландыргычта бактерияләр һәм тузан җыела). Шуның белән беррәттән алар бик күп электр энергиясе «ашый» һәм, гомумән, аларны экология өчен бик файдалы дип әйтеп булмый. Шундый кыйммәтле әйберсез дә яшәп була икән, безнең әби-бабайларыбыз яшәгән бит!
Өйдә кызудан ничек сакланырга?
1. Тәрәзәгә пәрдә яки жалюзи элеп куегыз. Бүлмәгә кояш нурлары төшсә, ул өйнең температурасын тагын 3-10 градуска күтәрә;
2. Тәрәзәне яктылык чагылдыру пленкасы белән ябыштырырга. (көзгә салдырырга кирәк була);
3. Җилләткеч сатып алырга була (ул һава сафландыргычтан очсызрак). Җилләткеч астына яки каршысына боз белән тарелка куярга мөмкин. Нәтиҗәдә, сезгә һава сафландыргычтагы кебек салкын һава өреп торачак;
4. Мөмкинчелек булса, даими рәвештә җылымса яки салкынча душ керегез. Салкынча душ тәнегезнең температурасын бераз төшерер, ә җылымса душтан соң бүлмәдә температура төшкән кебек тоелыр. Аннан тыш, су тәнегезне, тирегезне дымландырыр, ә кызуда бу файдалы;
5. Караватыгыз янына төнгелеккә салкын су белән шешә куегыз, төнлә белән торып йөрмичә генә эчеп куярга, яки битегезне чылатып алырга мөмкин.
Эштә кызудан ничек сакланырга?
1. Киемегезне җентекләп карагыз, калын киемнәр кимәскә, ә иң яхшысы киемнәрегез натураль материалдан булсын.
2. Кара чәйгә, каһвәгә караганда, кызуда яшел чәй яхшырак, тирләтми.
3. Эш өстәлегезгә бәләкәй аквариум ясап куегыз, балыклары булмаса да ярый, салкынча су һаваны суытып торачак.
4. Төшке ашта авыр ризыклар (ит, камыр ризыклары) ашарга тырышмагыз, салатлар яки җиләк-җимеш ашагыз.
5. Өстәл өстенә яки кырыена кечкенә җилләткеч алып куегыз.
Гомумән, җәйнең иң кызу көннәрендә үзегезне саклагыз, үләндә яланаяк йөрү, суы күп булган җиләк-җимешләр ашау, суга лимон салып эчү дә бик файдалы. Мөмкинлек булса, көндезге 11дән кичке сәгать 17гә кадәр урамга бик чыгарга тырышмагыз, бу – иң эссе вакыт. Нинди генә кызулар булмасын, шәһәр читендә ул җиңелрәк кичерелә, мөмкин булу белән авылга китәргә киңәш ителә. Ял итегез, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз!
Файдалы киңәшләрне КФУ студенты Гөлназ ХӘСӘНШИНА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: