Туган як

Котылгысыз боҗраны өзмичә...

Әгәр дә 2009-2012 елларда сәламәтлек саклау тармагын җимергеч реформага юл куелмаса, шулай ук, медицинага бераз алданрак кертелгән иминиятләштерү булмаса, халык өчен түләүсез булган чын медицина да яшәр иде әле. Һәм без, элекке, совет чоры табиблары, бар тәҗрибәбезне, осталыгыбызны Түбән Кама шәһәрендә сәламәтлек сагы тармагын үстерүгә (әлбәттә, нефтехимиклар исәбенә) багышлар идек....

Әгәр дә 2009-2012 елларда сәламәтлек саклау тармагын җимергеч реформага юл куелмаса, шулай ук, медицинага бераз алданрак кертелгән иминиятләштерү булмаса, халык өчен түләүсез булган чын медицина да яшәр иде әле. Һәм без, элекке, совет чоры табиблары, бар тәҗрибәбезне, осталыгыбызны Түбән Кама шәһәрендә сәламәтлек сагы тармагын үстерүгә (әлбәттә, нефтехимиклар исәбенә) багышлар идек. Нәтиҗәдә, шәһәрдә кеше сәламәтлеген һәм кеше гомерен беренче урынга куя торган алдынгы медицина булыр иде.
Егерме биш яшебездә Түбән Камага килеп, шәһәрнең сәламәтлек сагы тармагын ныгыту белән шөгыльләнеп, вакытның судай агып киткәнен дә сизми калдык. Сәламәтлек сагы тармагында реформа булыр һәм ул үзенең яңа этабын кыргый капитализм шартларында - без тапканны, төзегәнне нигезенә кадәр җимереп, шул җимерекләр өстендә яңа, ерткыч бүре рәвешендәге (ягъни түләүле) капиталистик медицина буларак һәм инде бездән башка гына дәвам иттерер дигән уй башыбызга да килмәде.
Хәерче халыкка кыйммәтле медицина хезмәте күрсәтеләчәге (бүгенге табиблар шуның белән шөгыльләнә дә инде) куркыныч төшләргә дә кермәде хәтта.
Әгәр миңа ышанмасагыз, хирургия корпусының авыруларны кабул итү урынына кереп чыгыгыз. Анда биредә ятачак чирлеләрнең, кичектергесез дәва алу өчен, үзләре белән дәваханәгә нәрсәләр алып керергә тиешлеге язып куелган. Анда сөлгедән, кашыктан башлап, организмны чистарту клизмасы ясау өчен ниләр кирәк, барысы да саналган.
Дәвалауга тукталмыйча, стационарда хәзер чирлеләрне ничек ашатуларына күз салыйк.
Совет заманында без, Певзнерның унбиш төрдәге «диетический стол»ына нигезләнеп, һәр чирле өчен шәхси диетик ризык әзерләттерә идек. Өстәвенә әле, һәр диетик өстәлнең үз төрләре бар иде, мәсәлән, 1а, 1б. Аш-су хәзерләүчеләр өчен күпме кәстрүл генә кирәк булган бит. Ә диетик өстәлләр санынча булган шул кәстрүлләрдә әзерләнәчәк аерым ризык-меню төзүче диетсестрага күпме вакыт кирәк булды икән?! Операция ясалган кешеләргә ризык әзерләү өчен, ашамлыкны ваклый торган махсус блендерларга кадәр бар иде. Күрәсезме, совет чорында кеше сәламәтлеген ничек кайгырттык.
Ни кызганыч, боларның барысы да еракта калды, чөнки оптимальләштерү дигән булып, чирлеләргә ризык әзерләнә торган кухняны бетерделәр, эшсез калган диетврач та озак тоткарланмады, Казан дәваханәсенә китергә мәҗбүр булды.
Бүгенге көндә стационарда ятучы чирлеләр өчен ризыкка заказны «общепит»ка бирәләр, ә алары исә «больничная касса»дан бер көнгә бирелә торган 120 сум акчага көнгә өч мәртәбә ашарга әзерләргә тиешләр!
Шулай булгач, ничек итеп, диетик туклану турында сүз йөртеп булсын инде?! Гыйбрәт өчен, берәр табибтан сорап карагыз әле, диетик туклану турында берәр нәрсә беләме икән ул? Певзнер кем ул дип сорагыз сез аннан. Тиешле җавапны ишетә алмассыз һәм бу аңлашыла да. Әгәр «больничная касса»да диетик туклану өчен акча юк икән, ни өчен ул хакта уйлап, табиб юкка баш ватсын соң әле?! Табиб белергә тиеш. Һичьюгы, авыру кеше соңыннан, өенә чыккач, тиешенчә туклансын өчен, аңа киңәш бирү максатыннан гына булса да, белергә тиеш. Әмма анысы да кирәк түгел икән бит, интернетта барысы да бар, барысы да аңлатылган. Димәк, барысы да интернет яки аптекадагылар киңәше буенча дәваланса, табибның кирәге дә булмаячак. Чарасыз, бичара табиб нигә кирәк? Белгеч буларак камиллеккә омтылышы да калмый аның. Заманалар шулайга китсә, берзаман табибның үзенә дә иске совет медицинасы калдыгы дип кенә карый башламаслармы?
Сүз белән мавыгып киттем, моны һич тә сәламәтлек тармагындагы бүгенге үзгәрешләр уңаеннан шәхси үпкәм дип уйламагыз. Дәүләт сәламәтлек сагына бирелергә тиешле хәерче тиеннәрен «больничная касса»га күчерде дә, шуның белән эше бетте. Ә ул «больничная касса» дигәннәре чирле кеше белән дәүләт арасында бер кирәге дә булмаган артык звено!
«Больничная касса», табибларга ышан-
мыйча, күпләп, тикшерү-күзәтчелек инстан-цияләре кертте; бу тармакка каралган акчаны - дәвалау сыйфатын күтәрүгә түгел, ә экономияләүгә юнәл-телгән стандартлар белән чикләде; табибларны мөстәкыйль фикерләү һәм һәр чирлене аерым-аерым карау хокукыннан мәхрүм итте; тиешлеме-тиешсезме, анысына игътибар итеп тормыйча, җай чыккан саен табибларга карата штрафлар кулланыла башлады. Медицинадагы телевизор аша күрсәтелә торган югары уңышлар аерым программа буенча финанс-лана торган аерым медицина үзәкләрендә генә күзәтелә шул. Ә халык белән эшләүче табиблар ул югары технология белән кызыксынмый да диярлек, чөнки аларның эш сәгатьләре, җәза чарасы буларак штраф салу белән яный торган «больничная касса» өчен отчет язып үтә...
Җыеп кына әйткәндә, бүгенге табиблар һәм медицина очсыз-кырыйсыз боҗра эчендә калганнар. Ул боҗраны өзү өчен, дәүләтнең дәваханәләрне турыдан-туры финанслауга күчүе зарур, ә «больничная касса»ларсыз һич тә эшләп булмый икән инде, аларның хокукларын чикләсеннәр. Бүгенге көн табиблары, дәвалауга керешкәнче, чиргә китергән сәбәпләрне ачыклыйсы урында, чир симптомнарын дәвалау белән шөгыльләнә, чирле кеше организмы үзенчәлекләрен исәпкә алып, аны аерым дәвалау турында сүз дә була алмый. Арагызда минем белән килешмәүчеләр бар икән, килегез, сөйләшербез.
Гамир ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Россиянең һәм Татарстанның
атказанган табибы.
Сәхифәне Фирая МОРАТОВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: