Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Күкрәк бакасы»ннан ничек котылырга?

Йөрәк авыруыннан ничек котылырга? Атеросклероз авыруының сәбәпләре нинди? Инфаркт булганын ничек аңларга? Диспансеризация узу нәрсәгә кирәк? Өченче буын университетында белем алучыларга бу һәм башка сорауларга Түбән Кама шәһәренең баш кардиологы, Татарстанның атказанган табибы Йөзем Бариева җавап бирде.

Килүчеләргә табиб йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары турында тәфсилләп сөйләде. Бигрәк тә, йөрәк ритмы бозылу, стенокардия (халык телендә аны «күкрәк бакасы» диләр) нәтиҗәсендә нәрсә килеп чыгарга мөмкин икәнлеген аңлатты.
Консультация-диагностика поликлиникасының актлар залына 40 тан артык өченче буын университеты студенты җыелган иде. Лекцияне тыңлап кына калмыйча, табиб сөйләгәннәрне язып та бардылар. Кан басымы күтәрелү, инфаркт, ишемия авыруы һ.б. шундый авыруларны булдырмау чаралары бик гади: артык тазармау, тискәре гадәтләрдән баш тарту, дөрес туклану, физик күнегүләр ясау, сәламәтлекне тикшертеп тору. 
Ике сәгать дәвам иткән лекция барышында тыңлаучылар сораулар да бирде. Өченче буын университеты студентлары дәрестән канәгать калды, Йөзем Бариевага рәхмәтләрен белдереп, кул чаптылар. Күп кеше кабат очрашырга теләвен дә әйтте. Табиб мондый очрашуны «авырулар мәктәбе» кысаларында үткәрәчәге турында хәбәр итте. Анысын ноябрьдә уздыру планлаштырыла. 
Екатерина РАЗИНА, Түбән Кама үзәк хастаханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев