Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

«Күкрәк бакасы» – нәрсә ул?

«Күкрәк бакасы» дип халыкта стенокардияне атыйлар. Аны ничек ачыклап була? Кешенең хәле авыраеп китсә, беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? Бу сорауларга 1 нче поликлиниканың көндезге станционар бүлеге мөдире Фаилә Кәшәфетдинова җавап бирде.

– Стенокардия – нинди авыру? Аны ни өчен «күкрәк бакасы» дип йөртәләр?
– Стенокардия – йөрәк ишемик авыруларының иң таралганы. Андый вакытта «йөрәк кыса» яки «йөрәк яна» дип зарланалар, әйтерсең, кемдер кул белән каты итеп кыса. Шуның өчен, аны «күкрәк бакасы» дип йөртәләр. Авырту бераз ятып торгач яки нитроглицерин даруы эчкәч, басыла. Мәсәлән, урамнан барганда, адымнарны тизләтсәгез – авырта, туктауга – бетә. Авырту берничә минут, хәтта берничә секунд дәвам итәргә мөмкин. Туктаганда, утырганда, ятканда бетсә – стабиль стенокардия була.
– Авыру нинди сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин?
– Йөрәк чәнчү әле йөрәгегездә проблема бар дигән сүз түгел. Мәсәлән, умыртка баганасының күкрәк өлешендә остеохондроз килеп чыкканда, күкрәк читлеге авырта. Стенокардия вакытында йөрәкне кан белән тәэмин итүче коронар артерияләр юлларын атеросклеротик тәңкәләр бүлә. Алар ишемиягә, ә ишемия авыртуга, сызлануга китерә. Әйтик, аяклар ишемиясе вакытында артерияләрне атеросклеротик тәңкәләр капласа, аяк сызлый башлый. Кеше бераз туктап, хәл алуга, кан йөреше әйбәтләнә һәм авырту бетә. Димәк, бу вакытта авырту – кан әйләнешенең җитәрлек дәрәҗәдә булмау билгесе.
– Мондый авыртудан ничек котылырга?
– Стенокардия вакытында нитроглицерин кабуга, берничә минуттан соң, нәтиҗәсе күренә. Дару да тәэсир итмәсә, димәк, сездә башка авыру. Әгәр дә авырту, сызлау еш һәм аз йөкләнеш вакытында булса, нитроглицерин ешрак каба башласагыз, димәк стабиль булмаган стенокардиягә кадәр җитте (элек аны инфаркт алды хәле диләр иде). Әйтик, урамда барганда йөрәктә кинәт авырту барлыкка килеп, дару ярдәм итмәсә, вакытны сузарга ярамый, кәрәзле телефоннан яки үтеп йөрүчеләргә мөрәҗәгать итеп, «ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз. Инфаркт вакытында беренче ярдәм күрсәтелмәгән кешеләрнең 20 проценты бер сәгать дигәндә вафат була. Заманча дәвалау алымнары авыруга тиз арада аякка басарга ярдәм итә.
– Стенокардия авыруы булган кешегә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?
– «Нитроглицерин гына ярдәм итми» дип кемдер кайнар грелка куя яки хәмер эчә, янәсе кан тамырларын киңәйтә. Тик авыртуның сәбәбе – тар кан тамырларында түгел, стабиль булмаган стенокардия вакытында атеросклеротик тәңкәләргә тромбоцитлар ябыша башлый, нәтиҗәдә тромб хасил була. Аны кан тамырларын киңәйтеп юкка чыгарып, булмый, махсус дарулар белән «эретергә» кирәк яки стентлау операциясе ясала. «Ашыгыч ярдәм» көткәндә аспирин сәдәфенең яртысын кабып, чәйнәп, йотыгыз. Үзегезне саклагыз!
Табиб әйткәннәрне гомумиләштереп, шуны әйтергә була:
1. Җәяү барганда, күкрәк читлегендә авырту тойсагыз, туктап, эскәмиягә утырыгыз. Өйдә караватта яткан булсагыз, аякларны салындырып утырып торыгыз.
2. Нитроглицерин кабыгыз. Авырту 2-3 минуттан бетсә, сездә стабиль стенокардия булырга мөмкин.
3. Приступ вакытында нитроглицеринны бер капкач, биш минут саен, тагын ике тапкыр кабарга киңәш ителә. 15-20 минут дәвамында авырту бетмәсә, «ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз.
Стабиль булмаган стенокардия билгеләре:
– сәламәт кешедә стенокардия билгеләре барлыкка килү;
– озак вакыт үтеп приступлар кабатлану;
– стенокардия вакытында нитроглицерин күләмен арттыру;
– авыртуның сул кулга, муенга, калак сөягенә күчүе;
– авырту вакытында сулыш алу авыраю һәм хәлсезлек барлыкка килү.
Екатерина Полякова, Түбән Кама үзәк хастаханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгеч.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X