Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Кирәкле булган өчен үз иттем

12 майда Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелде.

Түбән Кама хастаханәләрендә бүгенге көндә 2400 шәфкать туташы хезмәт куя. Алар авыруларны дәвалаудан тыш, документлар белән дә эшлиләр, кешеләрдә савыгуга өмет уяталар.
Пандемия чорында госпитальдә эшләүче медицина хезмәткәрләренә аеруча рәхмәт җиткерәсе килә. Алар гаиләләре, дуслары белән күрешмичә, авыр шартларда 12шәр сәгать эшли. Шуларның берсе – шәфкать туташы Әнисә Гатауллина. Тумышы белән Мамадыш районының Түбән Козгынчы авылыннан булган кыз Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлый. Аннары шәһәребез үзәк хастаханәсенең терапия бүлегенә эшкә килә, шунда биш ел дәвамында шәфкать туташы булып хезмәт куя.
«Медицина бик кирәкле һөнәр, хатын-кыз авыруларга да, якыннарына да ярдәм итә белергә тиеш. Аны шуның өчен үз иттем», – ди Әнисә. Коронавирус белән авыручылар өчен госпитальгә эшләргә кеше кирәк дигәч, шунда керергә риза була һәм 30 апрельдән бирле өенә кайтканы юк әле. Ире дә карары белән килешә, ял иткәндә телефоннан аралашып торалар.
Әлбәттә, госпитальдә эшләү җиңел түгел, әмма Әнисә ияләнеп килә. Иң авыры – чирлеләрне карау түгел, ә киенү икән. Ике кат перчатка, ике кат кием, респиратор, күзлек, махсус аяк киеменнән йөрү генә түгел, вазифаларны үтәү, әлбәттә, җайсыздыр. Һәр катта бер табиб, ике шәфкать туташы, бер санитардан торган бригада кизү тора.
«Мондый авыр вакытта кешеләр үзләрен сакласыннар, битлек, перчатка кисеннәр, урамга еш чыкмасыннар», – дип киңәшләрен бирә Әнисә түбәнкамалыларга.

Әнисә Гатауллина / фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев