Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Кешеләрне дә дәвалыйлар, балык та тоталар

Түбән Кама табиблары балык тотуда ярышканнар. Бәйгене оештыручы табиблар Рамил Сөнгәтуллин һәм Рафаэль Кудаяров сүзләренә караганда, мондый күмәк чыгуларны соңгы тапкыр уздырудан соң 6 ел үткән. Быел әлеге тәкъимне табиблар берләшмәсе һәм профсоюз җитәкчеләре куәтләгән. Кемдер техника белән ярдәм иткән, кемдер спонсорлар тапкан. Җыелгач, Кама Аланы янындагы Бельский култыгына юл...

Түбән Кама табиблары балык тотуда ярышканнар. Бәйгене оештыручы табиблар Рамил Сөнгәтуллин һәм Рафаэль Кудаяров сүзләренә караганда, мондый күмәк чыгуларны соңгы тапкыр уздырудан соң 6 ел үткән. Быел әлеге тәкъимне табиблар берләшмәсе һәм профсоюз җитәкчеләре куәтләгән. Кемдер техника белән ярдәм иткән, кемдер спонсорлар тапкан.
Җыелгач, Кама Аланы янындагы Бельский култыгына юл тотканнар. Ярышка җыелган 10 команда арасында «Түбән Кама районы күптармаклы үзәк дәваханәсе», «Перинаталь үзәге булган балалар шәһәр дәваханәсе», «Чулпан-мед» һ.б. булган
Ярыш узачак урынга барып җитү өчен күп вакыт һәм көч киткән: юлда машиналар еш кына батып калганнар, шулай да, иртән барысы да тиешле урынга җыелган.
Бәйгенең беренче этабында һәр командага мөмкин кадәр күбрәк балык тотарга кирәк булган. Бу эштә үзләрен иң яхшы итеп консультация-диагностика поликлиникасы табиблары (иң зур балыкны Роман Каракулов тоткан) күрсәткән, икенче урынны Түбән Кама дәваханәсенең кичектергесез кардиология бүлеге яулаган, «көмеш»кә балалар шәһәр хастаханәсе ия булган.
Җиңүчеләргә бүләкләрне тапшыргач, барлык катнашучылар зур самавырдан чәй эчеп, балык шулпасы ашаганнар. Мондый ярышлар кабат традициягә кереп, алга таба да дәвам ителәчәк, дигән ышанычта кала табиблар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев