Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәт булыгыз!

Күңел төшенкелегенә бирелмик

Быел Сәламәтлек көне «Депрессия турында сөйләшик» девизы астында уза. Дөньяда әлеге авырудан 300 миллион кеше интегә. Чынлыкта исә, күңел төшенкелегенә дучар булучылар күбрәк. Түбән Кама район күптармаклы үзәк дәваханәсенең неврология бүлегенең мөдире Людмила Кудашева әйтүенчә, мондый халәтне, авыруны бүгенге заманга гына хас дип әйтеп булмый, андый кешеләр һәрвакыт булган. Әмма...

Быел Сәламәтлек көне «Депрессия турында сөйләшик» девизы астында уза. Дөньяда әлеге авырудан 300 миллион кеше интегә. Чынлыкта исә, күңел төшенкелегенә дучар булучылар күбрәк.
Түбән Кама район күптармаклы үзәк дәваханәсенең неврология бүлегенең мөдире Людмила Кудашева әйтүенчә, мондый халәтне, авыруны бүгенге заманга гына хас дип әйтеп булмый, андый кешеләр һәрвакыт булган. Әмма хәзер медицинада депрессиягә күбрәк игътибар бирелә. Кайберәүләр тормыштагы катлаулы һәм җитди хәлләрне авыр кичерәләр.
- Эштән һәм өйдәге мәшәкатьләрдән туйган, ял итү мөмкинлеге яки хәле булмаган кешенең башы, биле авырта башлый, ул йокысызлыктан интегә. Бу озак вакытка сузылырга мөмкин. Авыру күпме генә дару эчсә дә, файдасы тими, киресенчә, авырту көчәя генә. Бөтен тән сызлый башлый, кан басымы күтәрелә, - дип аңлата Людмила Кудашева.
Әгәр дә кеше бу халәтен вакытында аңлап, үзе депрессиядән чыга алса, әйбәт. Моның өчен эш вакытында бераз ял итеп алырга, төшке ашка бүленергә мөмкин. Тагын бер шарт - йоклау. Төнлә организм ял итәргә, тынычланырга тиеш. Ә менә көндез йоклау киңәш ителми - ул бернинди файда китерми. Киресенчә, бу вакытта актив булырга кирәк. Кичен душ керү дә файдалы. Яраткан эш белән шөгыльләнү: чигү, бәйләү, пешерү, спорт, шахмат уйнау, балык тоту кәефне күтәрә генә.
Әмма күңел төшенкелеге халәтеннән чыга алмаган очракта, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу вакытта бары тик медицина гына ярдәмгә килә ала. Иң мөһиме, дәвалану мөмкин кадәр иртәрәк башланырга тиеш.
Түбән Кама район күптармаклы үзәк дәваханәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев