Туган як

Кечкенәдән аңлатырга кирәк

Һәр хатын-кыз, нинди яшьтә булуына карамастан, бәхетле ана һәм хатын булырга тели. Ә моңа яшьтән өйрәнергә кирәк. Яшь кызларга гигиена, сафлыкны саклау, гинекологка күренү турында кем һәм кайчан аңлатырга тиеш? Бу турыда без Түбән Кама үзәк дәваханәсенең 2 нче гинекология бүлеге мөдире Эльмира МАГОМЕДОВА (фотода) белән сөйләштек.

– Ана кызы белән бу темаларга кайчан сөйләшергә тиеш?
– Мәгълүматны һәр бала төрле яшьтә төрлечә кабул итә. Әмма күрем вакыты турында кыз сыйныфташларыннан, дусларыннан түгел, ә әнисеннән белсә – әйбәтрәк. Шулай ук ни өчен сафлыкны сакларга кирәклеген әни кеше кызына 18 яшь тулганчы ук аңлатырга тиеш. Беренчедән, аны югалткач, кайтарып булмый. Икенчедән, җенси мөнәсәбәткә яраткан кеше белән генә керергә кирәк. Үсмер чакта һәр егет гомерлеккә бердәнбер юлдаш булып тоела. Шуңа күрә башны югалтып, хата ясарга ярамый. Бу вакытта игътибарны башка нәрсәгә юнәлтү, мәсәлән, укуда уңышларга ирешү әйбәтрәк булуын аңлатыгыз. 
Кызлар әниләренә тулысынча ышанырга тиеш. Аларга «җенси мөнәсәбәткә керү – начар» дию дөрес түгел. Бу бит - табигый әйбер. Кыз бала үсә һәм моңа рухи яктан да, физик яктан да әзер булырга тиеш. Шул ук вакытта саклану чаралары турында да аңлатыгыз. Еш кына яшь вакытта баласын төшереп, соңыннан озак дәваланырга туры килә. 
Мондый хатын-кызлар арасында ана булу бәхетеннән мәхрүм булганнары да бар. 
– Ана кеше кызын гинекологка беренче тапкыр кайчан алып барырга тиеш?
– Күп кенә хатын-кыз гинекологка күренергә яратмый. Бигрәк тә, элек ниндидер авырулар кичереп, озак дәваланучылар. Беренче мәртәбә әлеге табибка 16 яшьтә күренергә кирәк. Авыртулар барлыкка килсә, күрем белән проблемалар килеп чыкса, иртәрәк тә барырга була. Кайберләре балигълык вакытын көтә. Табибка кызыксындырган сорауларны бирергә, киңәш сорарга мөмкин. 
– Кыз баланы шәхси гигиенага ничек өйрәтергә?
– Һәрвакыт җылы су белән генә юыныгыз. Күрем вакытында ваннада юынмагыз, бассейнга яки башка сулыкларга кермәгез. Сөлгегез чиста һәм йомшак булырга тиеш. Синтетик тукымадан тегелгән эчке кием, сыланып торган чалбарлар кимәгез. Киңәшләрем барлык хатын-кызларга файдалы булыр дип уйлыйм. 
Алсу ЮМАТОВА.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 май 2018 - 14:15
    «Китаплар сер сөйли тирәмдә…» Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә нигезендә Кол Гали исемендәге милли китапханә 12 ел элек ачылды. Әлеге мәдәни учакның эшчәнлек юнәлешләре нидән гыйбарәт, чыннан да, киштәләрендә төрле халык әсәрләре бармы, бүген китапханәче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигән һ.б. сорауларга китапханә мөдире Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА белән әңгәмәдә җавап алдык.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 14:07
    КОТЛАУ Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
    8
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:00
    Бердәнбер киленем Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
    14
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:59
    «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...» «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
    17
    0
    2
  • 4 май 2018 - 12:59
    Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
  • 27 апрель 2018 - 12:41
    Футбол буенча дөнья чемпионаты узганда Казанда 12 кинотамаша булачак
  • Безне яратып укыйлар
Реклама
  • 25 май 2018 - 11:48
    Химия тармагында эшләүчеләрне хөрмәтләделәр Түбән Камада Химиклар көнен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәм «Нефтехим-Арена» да оештырылды һәм анда якынча алты мең кеше җыелды.
    19
    0
    1
  • 25 май 2018 - 09:28
    Кешегә кое казысаң... Орынып торган күршем Чапайны әйтәм әле. Аның бит чын исеме алай түгел. Әти – әнисе Хәмбәл дип исем кушкан. Метрикәсендә дә шулай дип язылган: Хәмбәл Локман улы Шәфиев... «Чапай» дигәне кушамат кына аның. Үзе гаепле. Менә хәзер гомерлеккә ябышып калды үзенә әлеге кушамат. Ничек килеп чыкты дисезме?
    19
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:59
    «Җәем үтеп, көзгә кереп барам...» «Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә тагын бер юбиляр – каләмдәшебез Рәсимә Нәбиуллинага 60 яшь тула. Ул 1958 елның ямьле май ахырында Түбән Кама районының Тоба авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк кыз, үсә төшкәч, үзе дә шигырьләр яза. Ул 2008 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, шул ук елны «Бәхет җебе» исемле беренче җыентыгын бастырып чыгара. Актив һәм тынгысыз җанлы Рәсимәбез шәһәр һәм район күләмендә уздырылган чараларда актив катнаша. Шагыйрәнең туган якның гүзәл табигате, аның матурлыгы турындагы шигырьләре һәм мәхәббәт лирикасы күңелгә хуш килә, алар матбугат битләрендә әледән-әле басылып тора. Әдәби берләшмә эшен оештыруда тырышып эшләгәне өчен ул муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ралия КӘРИМОВА.
    17
    0
    2
  • 25 май 2018 - 13:15
    Тирән эчтәлекле чара булды «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы кысаларында, җирле язучыларны таныту һәм иҗатлары аша укучыларның туган телебездә аралашуларын камилләштерү йөзеннән булдырылган «Сүздән энҗеләр тезеп...» проекты авторы Нурзия Мирхазова 9 нчы кичә-очрашу үткәрде. «Туган ил хакына, туган җир хакына...» дип аталган бу чара 11 нче урта мәктәпнең актлар залында узды. Очрашуда шулай ук 9 нчы мәктәп, 24 нче лицей һәм 1 нче гимназия укучылары, аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибе Мансур Ганиев, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Бигашева һәм җаваплы әгъзасы Гөлназ Сафиуллина катнаштылар.
    16
    0
    0
  • 25 май 2018 - 14:00
    Бердәнбер киленем Яратмаган кешене үз итүе авыр. Хаталарың өчен гафу үтенү хурлык булып тоела. Әмма кайчак үз гаебеңне тану, сугыш балтасын күмеп кую гаиләдә иминлек, бәхет урнашуына китерә. Танышым Фәимә апаның тормышы шундый булып чыкты.
    14
    0
    1
  • 25 май 2018 - 11:13
    Безнең өчен серле дөнья В.Вернадский үзенең ноосфера турындагы хезмәтләрендә гаять дәрәҗәдә җиңел микрокисәкчекләр (электрон, позитрон, мюон, таон, нейтрино) турында язган. Алар лептоннар дигән берләштерелгән исем белән атала. Әлеге кисәкчекләр кешенең уйларын, хисләрен чагылдыра, матди дөньядагы вакыйгалар һәм җисемнәр турында мәгълүматны тапшыручылар (йөртүче) булып тора.
    11
    0
    1
  • 25 май 2018 - 13:31
    Рамазан дәресләренең бер көненә вәгазь Барча галәмнәрне юктан бар кылып, үзенең чиксез нигъмәтләре белән ризыкландыручы, ике дөньяның хуҗасы булган, рәхимле һәм рәхмәтле, ишетүче, күрүче, белүче, кодрәтле, бөек, юмарт Субхәнә вә Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде, өйрәнгән гыйлем-гыйбадәтләребез бары тик Аллаһының ризалыгы өчен генә булып, әҗер саваплар насыйп булса иде.

Ночной режим