Туган як

Кашык ашаганда кирәк

Күптән түгел шәһәребезгә республика сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов килеп, бездәге медицина белән танышты. Түбән Кама үзәк дәваханәсе баш табибы В.Овчинников утырышта сөйләгәнчә, соңгы берничә елда бездә сәламәтлек саклау тармагы шактый камилләшкән, шәһәргә 66 яшь табиб эшкә килгән. Былтыр амбулатор хирургия үзәге ачылган, ерактан электрокардиограмма тапшыру системасы ныклап эшләп киткән. Балалар...

Күптән түгел шәһәребезгә республика сәламәтлек саклау министры А.Фәррахов килеп, бездәге медицина белән танышты. Түбән Кама үзәк дәваханәсе баш табибы В.Овчинников утырышта сөйләгәнчә, соңгы берничә елда бездә сәламәтлек саклау тармагы шактый камилләшкән, шәһәргә 66 яшь табиб эшкә килгән. Былтыр амбулатор хирургия үзәге ачылган, ерактан электрокардиограмма тапшыру системасы ныклап эшләп киткән. Балалар дәваханәсендә йөкле хатын-кызлар өчен диагностика үзәге ачылган, анда УЗИ аппараты китереп куйганнар.

Гомумән, утырыш барышында Түбән Камада медицина хезмәте күрсәтү сыйфатының югарылыгы турында күп сөйләнде. Соңгы елда инсульттан үлүчеләр саны гына да 1,5 тапкыр кимегән икән. Электрон чиратларга килгәндә, болары Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагы горурлыгы булып исәпләнә. Ә нигә мактанмаска, табибка эләгү өчен нибары терминал яки Интернет челтәре аша язылып булганда?..
Шулай да, ирексездән берничә сорау туа. Түрәләрнең уңышлар белән горурланып, масаеп сөйләшүләре безгә таныш инде, әмма гади халыкны Түбән Камада медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты канәгатьләндерәме соң? Шул ук электрон чиратлардан түбәнкамалылар үзләре ризамы? Мин шушы сораулар белән шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Редакциядән әллә ни ерак китмәскә ниятләп, урамга чыктым. Беренчеләрдән булып каршыма очраган хатын-кызларның икесе дә сорауларга җавап бирүдән баш тартты, исемнәрен әйтеп, фотога да төшәргә кирәклеген ишеткәч, бөтенләй шүрләп калды. Берсе: "Гафу итегез, әмма җитәкчебез алдан кисәтеп куйды - безгә халык арасында үткәрелә торган сораштыруларда катнашып, үз фикеребезне әйтү катгый тыела", - дип, башкарма комитет бинасына ымлады. Нишлисең, ярамагач - ярамый. Базарга таба киттем, бәлки анда кыюраклар табылыр. Монда да үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең күбесе аралашырга теләк белдермәде. Исем-фамилиясен әйтмичә, билгесез булып калган очракта гына, үз фикерен белдерергә риза булучылар очрады, анысы.
Мәсәлән, үзен Галия дип атаган ханым: «Шәһәрдә медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты бик түбән, канәгатьләнерлек түгел», - диде. Аның әйтүенчә, ире чирләп дәваханәгә барган, әмма аны кабул итәрдәй бер табиб та табылмаган. Ник дигәндә, барлык терапевтлар ялда икән.
Исемен әйтергә курыкмаган кайбер шәһәрдәш-ләребезнең фикерләрен дә тыңлап карыйк.

Әлфирә Хафизова, пенсиядә:
- Юк, медицина сыйфатыннан һич канәгать түгел. Табибка керү өчен чиратта тора-тора, бер колак саңгырауланды инде. Терапевтка эләгү өчен - ике атна, отоларингологка тагын ике атна көтәргә кирәк. Дәваханә бусагасын таптап арыгач, уколларга йөрергә, хәтта физкабинетта дәваланырга насыйп булды, анысы. Әле укол ясатырга баргач та (үзебезнең 11б участогына), берәр сәгать көттерәләр. Иртән кил-сәң дә, көндез яки кичен барсаң да, үзгәрешсез. Ә бит эшләүче кешенең сәгатьләр буе көтеп утырырга мөмкинлеге юк!Миндә - хроник отит. Авыруларым моның белән генә чикләнми (амбулатор картага теркәлгән мәгълүматлар шуны сөйли). Әмма табибларның моңа әллә ни исе китми. Сырхау атналар буе чиратта торып, ниһаять, дәваханәгә эләккәндә, аның авыруы арткан була инде. Терапевтларга килгәндә, чирленең авыруын тикшерергә, аңларга каян вакытлары җитсен? Ул берничә минут эчендә сине тыңласынмы, карточка тутырсынмы, әллә компьютер белән эш итсенме? Аннары, түләп укыган студентлардан нинди белгечләр чыксын ди? Әмма, дәвалауларының рәте булмаса да, синең акча «төртү»еңне көтеп утыралар.

Гүзәлия Гыйбадуллина, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире:
- Аллага шөкер, күптән чирләгәнем юк, терминал аша табибка язылырга да туры килмәде. Алай да, шәхсән мин медицина хезмәте күрсәтү сыйфатыннан канәгать түгел. Ник дигәндә, газеталарны даими укып барганлыктан, гади халыкның интегеп йөрүләреннән хәбәрдар. Танышлар, китапханәгә йөрүчеләр дә моң-зарлары белән уртаклаша.
Авырып киткән кешегә шундук табибка күренергә кирәк, әмма ул атналар буе дәваханәгә эләгә алмыйча иза чигә. Димәк, терминал аша табибка язылу үзен акламый. Кашык ашаганда кирәк булган кебек, табиб та авырганда кирәк, ләбаса. Ни дисәң дә, медицина гади халык өчен түгел, барлы-юклы акчасын да кесәсеннән чыгаруга корылган сәясәт алып барыла. Болай булырга тиеш түгел. Мин үзем Совет чорындагы бушлай медицинаны, аның эчкерсез, йомшак телле, миһербанлы табибларын сагынам. Энем каты авырды - дәваханәләрдә күп йөрергә туры килде. Әмма тормыш юлымда очраган ак халатлы шәфкать ияләрен бары тик яхшы сүз белән искә алам. Озак еллар буе Түбән Камада эшләгән күз табибы Гершин, терапевт Фаздалова әнә шундыйлардан.

Раиса Янковская, пенсиядә:
- Дәваханәгә йөрмим, диярлек. Сирәк кенә, бик нык авырганда, баргаларга туры килде, анысы. Әмма, бәлки үзем әрсез булгангадыр, миңа күрсәтелгән медицина хезмәтләре сыйфатлы, өстәвенә, бушлай булды. Табибларның битарафлыгыннан, комсызлыгыннан интегергә туры килмәде. Электрон чиратларга килгәндә, әлегә кулланганым булмады.

Галимҗан Зыятдинов, пенсиядә:
- Медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфаты бик түбән, рәтсез. Медицинада эшләүчеләрнең безгә, гади халыкка, булган мөнәсәбәте бик начар, күңел кайтаргыч... Кирәк чакта табибка эләгү кая?! Терминал янына якын килерлек түгел. Табибларның икесе авырый, берсе - ялда. Бервакыт тешем сызлап дәваханәгә барган идем - ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә тиешле өч табибның берсе дә юк. Ник дигәндә, бушлай дәвалап ятасылары килми. Хәзер бит кырыктан артык белгечнең дә берничәсе генә авыруларны акчасыз кабул итә. Калганнары түләүле кабинетларда утыра. Үзем тикшереп карамасам, моны әйтмәс идем. Кыскасы, түрәләр ни генә сөйләмәсен, бездә медицина хезмәтләре түләү-ле. Нишлисең, терапевтка эләгү өчен дә атналар буе көтәм. Ә бервакыт үзебезнең 105нче участокта эшләүче Халиуллина: «Ник иртәрәк килмәдегез соң? Үзем дә көне буе эшсез утырдым, беркем килмә-де», - диде. Менә шулай.

Әсгать Садыйков, пенсиядә:
- Бер сүз белән әйткәндә, начар... Миндә - йөрәк авыруы. Күптән түгел кардиологиядә ятып чыктым. Дәвалауларының рәте, файдасы булмады. Иң әүвәл, сырхау килеш, терапевтка керә алмый изаландым. Аннары, ике айдан артык кардиологка эләгә алмадым. Көткәндә, терапевт кардиограммага юллама язып бирә алгандыр, шәт? Ниһаять, кардиолог мине дәваханәгә яткырырга карар кылды. Анда исә, урын юк дип, алырга теләмәделәр, икенче көнгә килергә куштылар. Янәсе, өч айда үлмәгәнне, бер көндә генә берни булмас. Ике көн реанимациядә яткырып, бераз уколлар кададылар да, коридорның ерак бер почмагындагы салкын бүлмәгә кертеп салдылар. Монда инде гади таблеткалар белән генә чикләнделәр. Югыйсә, мин аларны өйдә дә эчә алам. Анда, ичмасам, салкын ботка ашатмаслар иде... Дөрес, акча түләүчеләргә дәвалау да башкачарак (нәтиҗәлерәк тә), бүлмәләре дә күпкә җылырак булды. Нишлисең, дөньясы акчага кадалгач, табиблары да шуңа гына өметләнеп ята. Барлык анализлар диярлек түләүле. Ә бигрәк тә, «чират юк» диюләре йөрәккә тия...

Екатерина Демидова, «Аркада»да эшли:
- Мин балалар табибына Интернет яки терминал аша язылам. Бервакыт языла алмый интеккән идем, шикаять язып калдыргач, икенче көнгә үк үзләре шалтыратты. Минемчә, электрон чиратлар уңайлы. Һәрхәлдә, балалар поликлиникасына эләгү авырлыклар тудырмый. Хәзер улым көндезге стационарда. Миңа табибларның безгә булган мөгамәләсе ошый, теге яисә бу даруны алырга кушып интектермиләр. Дөрес, күптән терапевтка мөрәҗәгать иткәнем булмады. Ә менә хатын-кызлар табибына эләгүе шактый кыен. Кимендә ун көн алдан приемга язылып куярга кирәк.

Нурания Гайфуллина, «Нефтехим»да эшли:
- Шөкер, дәваханәләргә мөрәҗәгать итәргә туры килгәне юк. Әлегә сәламәт, эшләп торабыз. Шулай да, минемчә, электрон чиратлар уңайлырак. Элек талоннар ала алмыйча җәфаланып бетә иде кешеләр. Интернет яки телефон аша табибка алдан язылып кую мөмкинлеге бар икән, начар түгелдер.

Светлана Исинбаева, хуҗабикә:
- Күптән табибка күренгәнем юк. Чирләгән очракта, гадәттә, халыкта таралган ысуллар, үләннәр белән дәваланырга тырышам, салкын су белән коенып, организмны ныгытам. Дөрес, өч ел элек шәһәр дәваханәсенә теш алдырырга барган идем, иренемне биртеп җибәрделәр - шуннан бирле төзәлми. Быел, аптырагач, түләүле клиникага барып кайттым. Әллә ни нәтиҗәле булмады.
Сораштыруда катнаш-каннарның күбесе (якынча 80 проценты) шәһәр дәваханәләрендә күрсәте-лә торган медицина хезмә-теннән риза түгел. Түрәләр күкрәк кагып мактанса да, электрон чират, ягъни телефон, терминал аша табибка язылу (Интернет аша язылучылар юк диярлек, булганнары нигездә яшьләр) үзен акламый булса кирәк.

Мәсәлән, терапевтка эләгү өчен генә дә кимендә 1-2 атна көтәргә. Күз алдына китерик, тәүлек буе бил авыртып, сызлап чыкты, ди. Билгеле ки, бу очракта тизрәк табибка эләгү чарасын күрәсең, дәваханәгә чабасың, әлеге терминал янына барып егыласың. Баксаң, сиңа кирәкле табибның һәр эш сәгате ике, өч яки аннан да күбрәк атнага инде бүленгән, планлаштырылган. Ә бәлки үз чиратын көтеп йөргән арада кемдер үлеп китәр?.. Кайчакта медицина ярдәме шундук кирәк була. Авырулар исә атналар, айлар, хәтта еллар буе чират көтә. Ә «өстәгеләр», бездә чиратлар юк, дип шапырына. Аларны тыңласаң, бездә медицина хезмәтләре дә бушлай күрсәтелә икән... Әмма халык моның бөтенләй башкача икәнен яхшы белә. «Бар нәрсә акчага терәлгән. Табиблары да акча төрткәнне генә көтеп тора. Кесәң калын булса, җылы палатага да, тиешле дәвалау, хәерле мөнәсәбәткә дә, операциягә дә өметләнә аласың», - дигән сүзләрне күпләрдән ишетттем.


 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: